Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Минзәләдә мич морҗасы төтенне дөрес суырмаганга, бер ир-ат янып үлгән

Түбә ишелеп төшү куркынычы булганга, янгын сүндерүчеләр эчкә керә алмый.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Минзәләдә шәхси йортта янгын чыгып, бер ир-ат һәлак булган. Янгын мичнең морҗасы дөрес эшләмәгәнгә килеп чыккан. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кичә кич белән Пролетарская урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Ут 54 квадрат метр мәйданны чолгап ала.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тулысынча янып яткан йортны күрә. Күршеләре өйдә кеше булу ихтималы турында әйтә. Ләкин түбә ишелеп төшү куркынычы булганга, янгын сүндерүчеләр эчкә керә алмый. Ялкын гаражга һәм сарайга да күчәргә мөмкин була.

Коткаручылар янгынны тугыз минутта сүндерә. 51 яшьлек ир-ат мәетен мич янында табып алалар.

Башлангыч версия буенча, морҗа җайланмасы дөрес төзелмәгән һәм дөрес эшләмәгәнгә янгын килеп чыккан.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын