Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция оештырылачак

Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, митрополит Феофан белән хушлашу Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә булачак.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасименнән туры трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәм https://tnv.ru/ сайтында оештырылачак.

Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә митрополит Феофан белән хушлашу булачак. Литургия иртәнге 9да башлана, җеназа уку сәгать 11 тирәсендә була. Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне истә тотып өлкән буын вәкилләрен әлеге чарада катнашмаска чакыралар.

Трансляция иртәнге 9да башлана.

Элегрәк «Татар-информ» митрополит Феофанның 20 ноябрьдә коронавирус нәтиҗәсендә вафат булганлыгын хәбәр иткән иде. Аны Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве алтаре артында җирләячәкләр. 

Фото: Митрополия Татарстана

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: метрополит Феофан