Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәхәббәт ул көздә сынала. Кемнәрнеке дисезме? (+фото)

Озак еллар халык белән аралашып эшләү нәтиҗәсендә миңа бик күп матур гаиләләрне күрергә, алар белән аралашырга, тормыш-яшәешләре белән танышып, шактый гына тәҗрибә дә тупларга туры килде.

Һәм менә шундый гаиләләрдә күргән тормыш матурлыгын башкаларга да аңлатырга тырыштым мин.

Гамьсез балачак, иләс-миләс яшьлек еллары, гаилә корып, балалар үстергән вакыт, олыгайган чор – ел фасыллары кебек чиратлашып килеп торалар һәм менә шушындый яшәү дәверендә уку, эш, башка төрле дөнья мәшәкатьләре белән бергә кеше башыннан шатлык-сөенечләр, кызганыч булса да, бәла-казалар, кайгы-хәсрәтләр дә үтеп тора, онытылмаслык булып күңел түренә матур истәлекләр, күңелле хатирәләр кереп урнаша. Һәрбер чорның үзенә күрә асылы булса да, иң җаваплы чор булып гаилә тормышы белән яшәгән чор торадыр, мөгаен. Чөнки бу чорда нәселне дәвам итүче балалар туа. Ата-ананың сабырлыгы, зирәклеге, акылы белән балага яхшы тәрбия бирү, гаиләдә гореф-гадәтләрне саклау, эш сөяргә өйрәтү, туганчылыклы итеп үстерү һәрбер гаилә өчен язылмаган кагыйдәдер ул.

Шөкер, менә шушы матур гадәтләрне саклап, нәсел җебен өзми, буыннан-буынга күчерүче матур гаиләләр күп безнең районда. Шундыйларның берсе, 58 елдан артык тату гомер кичергән, Республиканың Мәхәббәт һәм тугрылык медаленә лаек булган, Норма авылында бәхетле гомер кичерүче парлар Лена апа белән Фәрит абый Кәлимуллиннар (рәсемдә).

Бәхетле булу өчен кешегә күп тә кирәкми бит. Сәламәтлегең булып, гаиләң бөтен булса, табыныңда мул сыең торса, җаның тыныч, күңелең көр булып, яныңда һәрчак сине аңлардай кешең булса, балаларыңның, аннан соң инде оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәсәң, яшьлек хатирәләрен матур итеп искә алырлык зиһен-зирәклегең булса... – кеше үзен мәхәббәткә тугры калып, бәхетле гомер кичердем дип әйтә аладыр. Шуның өчен дә мәхәббәт гомер көзендә сынала диләрдер. Бу яктан минем геройларым бик тә бәхетле. Шуңа күрә аларга ихлас күңелдән яшьлек мәхәббәтегезне, гомер буе бер-берегезгә тугры калып, саклый алганыгыз өчен һәм яшьләргә чын мәхәббәт барлыгын таныта алганыгыз өчен олы рәхмәт әйтәсе килә.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 21 декабрь санында таныша алачаксыз.

 

Фирая ХӘКИМҖАНОВА,

район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев