Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәктәпкә барганда сумка тулы акча тапкан

Вәт, баеган икән бу, диярсез. Юк шул...

Кыз, гадәттәгечә, нәнәсе белән иртүк мәктәпкә барырга чыккан. Барганда кыз юлда яткан пакетка аягы эләгеп абынган. Эчен ачып карасалар, ул акча белән тулы булган!

Үзләренә алганнардыр, диярсез. Юк. Үзләре бай гаиләдән булмасалар да әби, озак уйлап тормыйча, оныгын мәктәпкә илтеп куйган да акчаны полиция бүлегенә илтеп биргән.

Бүген бу вакыйгага инде ике ай үткән. Акчаның хуҗасы да табылган. Кичә ул акча тапкан гаиләгә килгән, рәхмәтен белдергән, бүләкләр биргән.

Арытаба ачыклануынча, ул акчаны машина сатып алыр өчен кредитка алган һәм машина сатылган кибеткә ашыккан. Акчаның ничек төшеп калганлыгын ир үзе дә абайламыйча калган, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча тапкан