Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өмәләрдән Балтач чистардымы?

21нче апрель көнне үткән өмәләрдән соң Балтачыбыз икенче сулыш алды. Җир өстенә төшкән яңгыр тамчыларыннан табигать тагын да җанланды.

Шушы матур күренешләр белән беррәттән инде чисталык турында оныткан, ничә еллар кеше кулы тимәгән урыннар да очраштыргалый.
Чисталык комиссиясе чираттагы рейд вакытында Төзүчеләр урамына сәяхәт кылды. Биредә Г.Исхакый урамы белән кисешкән урында урнашкан бер өй игътибарны җәлеп итте. Бүрәнәдән салынган әлеге йортны әйләндереп алган коймалар авып беткән, өй тирәсен чүп баскан. Әлбәттә, әлеге күренеш бу урамда яшәүчеләрне дә борчый. Ә менә безне көткән сюрприз алдарак булган икән. 7нче йортның сарайлары янындагы мәхшәр тәмам телсез калдырды. Шәхси йорт белән ике арага ыргытылган тирес, тәртипсезлек биредә яшәүчеләрнең күзенә күренүдән узгандыр инде. Бераз китеп, елга тирәсенә атлау белән биредә хасил булган чүплек үзенә «йотты». Иске хәрабәләр, бөтен җирне баскан чүп свалканы хәтерләтте. Ә менә елганың түбән өлешендә «Радик» кибете артындагы сукмак янәшәсендә шешәләр ассортименты һәркөн кешеләрне эшкә «озата» һәм «каршы ала». Узган ел гына янгын чыккан мунчалар тирәсе быел тагын да «гүзәлләнгән».
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250