Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөмкинлек кенә булсын – безнең юлчылар ничек эшләргә кирәген белә

Бу атнада Балтачта бертөркем республика журналистлары булып китте. «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат агентлыгы белән бергә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән пресс-турда катнашучы журналистлар Карык Серма, Кургем, Кече Лызи авылларында, Балтач бистәсендә булдылар.

Быел җәй таш түшәлгән урамнарны карадылар, авыл халкы, җитәкчеләр белән аралаштылар.
Таш юл да булдымы гаҗәп, дияргә ашыкмагыз. Яңалык шунда: бу юллар республикада икенче елын (үткән ел эксперимент рәвешендә) эшләүче махсус программа нигезендә яңартылган. Быел республикада бу максатка 1 миллиард, шул исәптән безнең районга 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Таш юл дигәнебез дә гадәти генә түгел: Уралдан кадәр кайтарылган гранит ташлар ком белән тыгызланып, асфальтны алыштырырлык ныклы, чыдам юлга әйләнә икән. Үткән ел Балык Бистәсендә тәҗрибә буларак җәелгән юллар шуны раслаган, берьеллык сынауны уңышлы үтте диләр. Чыгымнары ике тапкырга кимрәк булганга, күбрәк авыл урамнарына барып җитү мөмкинлеге арта. Өстәмә финанс мөмкинлеге булу белән асфальт җәяргә була - нигезе әзер дип, ышандыра юлчылар.
Бирелгән мондый мөмкинлектән безнең юлчылар, республикада беренчеләрдән булып, бик оператив файдаланган булып чыкты. Шунлыктан аларның эше башкаларга үрнәк буларак тәкъдим ителде. Карык Серма, Кургем авылларында, бистәнең өч урамында эш төгәлләнгән (берсендә төгәлләнү алдында), Кече Лызи, Зур Лызи авылларында эш бара.
- Без авылларны ерак-якынга бүлмичә, иң кирәкле урыннарга тукталдык. Бистәдә дә иң озын, иң проблемалы урамнар сайланды, - диде хакимият вәкиле Илһам Гайнетдинов. Сүзләренә дәлил буларак, Карык Серма авылында яшәүче Василий Никитин менә ниләр сөйләде: «Безнең авылның кибете дә, медпункт, клубы да бар. Әмма юлсыз бик тилмердек. Авыл эчендә резин итекләрсез йөреп булмады. Хәтта яз-көз айларында урамга машиналар да керә алмады, ипи машинасы авыл кырына килә, без бата-чума шунда чыгып ала идек. Үзебезнең машиналар да авыл башында «яшәде». Бу программаны уйлап тапкан кешеләргә, республика, район җитәкчеләренә, бик тиз эшләп киткән МДСУ коллективына, җитәкчеләре Рәшит Ильясовка бик зур рәхмәт».
Аны Валентин агай Кириллов, җирле үзидарә җитәкчесе Рима Исьмекова, башкалар дәвам итте, кургемлылар да рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмады.
Каладан килгән журналистлар авыл кешеләренең бу кадәр активлыгына, рәхмәтләрне «яудыруларына», Карык Сермалыларның үзләрен ипи-бал, җыр-бию белән каршы алуларына башта аптырап та калды кебек. Азактан алар да моның ихлас булуына, юлның (асфальт ук булмаса да, нормаль юлның) авыл өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлады.
Дөрестән дә, бик кирәкле һәм вакытлы программа булган бу диештеләр. Дәвамлы булсын, безгә дә аңардан саллы өлеш чыксын. Ә безнең юлчылар, мөмкинлек булса, ничек эшли алуларын, ничек эшләргә кирәклекне тагын бер кат расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250