Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«МММ»га нигез салучы үлгән

Мәскәү шәһәрендә иӊ зур булып саналган «МММ» финанс пирамидасын булдырган Сергей Мавроди үлгән. 63 яшьлек бу кеше 90 елларда төзелгән, кешедән акча җыярга корылган «МММ» фирмасы аша миллионнар сум акча туплаган иде.

Аныӊ нәтиҗәсе аяныч булды, җыелган акчалар аӊа игелек китермәде, 1994 елда Дәуләт Думасына депутат итеп сайлану да җинаять җаваплылыгыннан алып кала алмады. Сергей Мавродига 5 елга якын төрмәдә утырырга туры килде. Ул төзегән «Хопер-инвест», «Властелина» компанияләре 10-15 миллион россиялене ярык тагарак алдында калдырды. 1994, 2011 һәм 2012 елларда төзелгән бу финанс пирамидалары аша миллионлаган сум акчалар узса да, аныӊ җитәкчесе гади автобус тукталышында бу дөнья белән хушлашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе