Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Могҗизага тиң бер көнебез

Озын яңа ел ялларының бер көнен бакчабыз балалары ел да көтеп ала.

Менә быел да шимбә көнне бакчабызның барлык төркеме сабыйлары, әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары, кунакка кайткан туганнары белән бергәләп Карадуган авылының боз мәйданчыгына җыелдылар. Бәйрәм бизәге булган Кыш бабай һәм Кар кызы котлагач, балалар тәрбияче апалары әзерләгән күңелле уеннарда катнашып, көч сынаштылар - төрле төстәге кар бөртекләренә үзе төсендәге өйләрне эзләп таптылар, чанадагы тупларны көрәк белән икенче чанага күчерделәр, әти-әниләр балаларны чанага утыртып тартуда ярыштылар. Кыш бабай да балаларның игътибарын сынап карады. Балаларны бик саташтырырга телесә дә, булдыра алмады. Нәни дуслары Кыш бабайга шигырьлшр сөйләделәр, рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачтылар. Кыш бабай кулыннан тәмле күчтәнәчләр алып сөенделәр. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле исләре борынны кытыклап, тәме искиткеч булган коймаклар белән кайнар чәй эчү булгандыр. Пешекче Рәүфш апалары кебек тәмле итеп беркем дә пешерә белми ахры коймакны. Бәйрәмгә килгән һәркем бакчанының барлык хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт әйтеп таралдылар.

Карадуган балалар бакчасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган балалар бакчасы