Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“МОНДА ЯШИСЕМ КИЛМИ, ГАФУ ИТ”

Тормышта әллә нинди хәлләр бар ул.

Тормышта әллә нинди хәлләр бар ул. Үз тормышымны сезгә сөйлим әле. Бәлки, берәрсенә сабак булыр...
Хатын белән 30 ел бергә яшәдек. Бер балабыз туган иде. Тугыз яшендә суга батып үлде балакаем...


Ул вакытта хатын белән чак кына аерылышмый калдык. Ул — мине, мин аны гаепләдем. Авыл җирендә бала артыннан саклап йөреш юк бит инде. Әнисеннән сорап киткән китүен. Бер көтү бала-чага су коенган җирдә юк булган бала. Берсе дә күрмәгән, игътибар да итмәгән. Кич өйгә кайтмагач кына эзли башладык.

Ике көннән водолазлар тапты...
Ничек тә ул кайгыдан айнып, икәү генә яшәргә өйрәндек. Хатын башка бала табарга теләмәде. Балалар йортыннан алыйк дисәм, өйдә кара тавыш чыгарды. Икебез ике якка карап яшәдек: иртән торабыз да эшкә чыгып китәбез, кич кайтып, өйдәге эшләрне барлагач, икебез ике бүлмәгә кереп ятабыз.
Моннан берничә ел элек каршыбызда буш торган йортны бер ир-ат сатып алды. Бездән биш яшькә кечерәк, хатыны вафат, ялгыз калган. Пенсиягә иртәрәк чыккан, авыр җирдә эшләгән, ахры. Шәһәрдә фатиры да бар, кайта-китә ике арада йөри башлады бу шулай. Авылда булганда безгә дә кергәли иде. Ялгыз кеше дип кызганабыз, чәйгә чакыра идек үзен. Хатын өчпочмак пешерсә дә, бәлеш салса да дәште. Табын янында болар мин әйткән сүздән көлеп утыргалый башлады. Әле ул чакта да исем китмәде. Күршегә кыен булмасын өчен аны яклыйдыр, дип хатынны аклый идем. Тора-бара күршем хатынны пәрдә үтүкләү, чеби чистарту ише эшләргә дәшкәли башлады.
Ә бер керүендә хатын күршемдә төн кунып калды. Нигә эзләп кермәдең, дип сүкте туганнар. Ник керим? Аны бикләп тотучы юк бит анда, үз теләге белән калгач, яшәсен шунда, дидем. Кешегә әйтүе рәхәт ул... Тик менә тәрәзәңә күз салган саен шул йортта хатыныңның башка бер ир янында хуҗабикә булып йөрүен белү үзәкне өзә...
Икенче көнне ишекне шакып кына керде хатын. «Монда яшисем килми, аның янына күчәм, гафу ит», — диде дә әйберләрен җыеп чыгып китте...
Законлы аерылыштык. Тик паспортка печать суктылар дип кенә узган гомерне, күңелдәге истәлекләрне юып ташлап булмый шул. Бәлки, малай үлеп, чак аерылышмый калган вакытта хатынны җибәрәсе булгандыр? Бала алып кайтырга теләмәве минем белән яшисе килмәвен аңлаткандыр, дип уйлыйм хәзер... Икебез дә башка берәүләргә пар булып, матур гомер кичерер идек, бәлки...
Исемемне күрсәтмәгез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе