Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Монда тормыш гөрли

Түбән Шубан авылы кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Гөлирам һәм Шакирҗан Шәриповлар – Түбән Шубанның иң өлкән, хөрмәтле кешеләреннән. 61 ел тату, тигез гомер кичереп, бүген уллары  һәм киленнәре  тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Бүгенге көннәренә шөкер итеп туя алмыйлар.

Алар икесе дә шушы авылныкы. Хәтерләре, аң-зиһеннәре сөбханаллаһ дип әйтерлек. Авылның элеккесен дә, хәзергесен дә бик әйбәт беләләр. «Хезмәт»нең хәрефен дә калдырмый укып баручы да әле Гөлирам апа. Алар белән үткәннәргә «кайтып килдек».

– Клубка Югары Шубанга менә идек. Кызлар бергә кайтабыз. Арттан егетләр кайта да, кемне ошата, шуны озата бара. 1959 ел иде. Безне Шакирҗан куып җитте, сөйләшә киттек һәм шуннан очраша башладык. Шул елның 27 декабрендә мине Югары Шубан клубына мөдир итеп куйдылар. Ике еллап эшләгәч, егерме бер яшемдә тормышка чыктым. Хәзерге кебек туйлап түгел инде, эштән ат арбасына утырып, Шакирҗаннарга кайттым. Өйдә әни белән әби генә калды. Ярый әле квартирантыбыз бар иде. Шуңа ышанып киткәнмендер инде. Шакирҗан гомер буе әниләрдәге бөтен ир-ат эшен эшләп, аларга бик күп кадер-хөрмәт күрсәтте. Әни аңа бик рәхмәтле булды, соңгы сүзе дә: «Кияүгә каршы эндәшмә», – иде...

Күкрәк баласы белән тол калган (ире 1942 елда Смоленск сугышында һәлак булган),  ялгыз башка тормыш итүнең бар михнәтен татыган әни кешенең соңгы сулышында да киявенә булган хөрмәтен-рәхмәтен белдерүе гаҗәп түгел.

Гөлирам исә Шакирҗаннар гаиләсенә җиденче кеше булып килеп керә. Аларның да әтиләре яшьли үлгән. «Әни дә, апайлары, балалар да мине бик якын итеп каршы алдылар, бик килешеп, тату яшәдек», – дип искә ала ул елларны.

Югары Шубан клубында биш ел эшли ул. Аннан Түбән Шубан китапханәсенә күчә. 1983 елда Югары Шубанда зур мәдәният йорты салынгач, монысында китапханә бетә, кабат күрше авылга йөреп эшли. Ул чорда мәдәният хезмәткәрләре өстенә бик күп җәмәгать эшләре йөкләнә. Гөлирамга да берсе өстенә берсен кушып кына торалар: агитатор, стена газетасы редакторы, агитколлектив җитәкчесе, ревкомиссия рәисе... Барысын да булдырып эшли ул, «Мактаулы агитатор» булып, кыйммәтле бүләккә дә ия була.

Шакирҗан абый да йортта бердәнбер ир-ат заты булып, бала чактан авырлык күреп үскән кеше. «Унике яшьтә урман кисәргә җибәрделәр, безгә ничек ат ышанып тапшырдылар икән?» – дип аптырый ул бүген. «Унике яшьлек малай-шалай ничек урман кисә алсын инде дип аптырамый, әнә шулай, ничек атны ышанып тапшырдылар икән?» – ди. Гомер буе тыныч кына, алдына карап эшләгән егетне кайда эшләсә дә, бик яраталар. КЗС, АВМнар әле колхоз тормышына яңа килеп кергән чорда, аларны аңа ышанып тапшыралар. Фермада ат белән дә эшли, гаражда слесарь булып та күп еллар техникаларга икенче сулыш өрә.

– Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Гөлирам апа. – Гомере буе хөрмәтләп яшәде. Көнләшмәде. Мин бит гел кеше арасында йөрдем, кичләрен дә эшләргә туры килде. Арабызга хыянәт кермәде. Гел гаиләсе өчен, безне кайгыртып яшәде.  Шушылай озак еллар бергә яшәвебезнең, тигез картаюыбызның сере дә әнә шунда. Мин хастаханәдә авырып ятканда, ковид дип, балаларны сакларга кертмәделәр, «ничек тикшеренергә кушсагыз, шулай тикшеренәм, карчыгым янына кертегез», – дип өзгәләнгәч, аны керттеләр, 87 яшендә мине саклап ятты әле ул... Юкса, үзе дә 2008 елда  инфаркт кичергән кеше бит...

Шакирҗан абый да бик рәхмәтле җәмәгатенә. Кычкырып әйтмәсә дә, күзләре тулы наз аның. Матур булып картая алуында кадер-хөрмәттә яшәткән карчыгының да өлеше бихисап ләбаса. Шакирҗаны каты авырып киткәч, әнә, Гөлирам апа әбисе өйрәткән догаларны исенә төшерә, намазга баса.

Гөлирам апа һәм Шакирҗан абый берсеннән-берсе тырыш, тәртипле өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә Шубанда. Кызлары Ләйсән гаиләсе белән күрше авылда яшәсә, Шәүкәтләре юл аркылы гына. Башта өлкәннәр күп еллар алар белән яши. «Анда да бик кадер-хөрмәттә яшәдек, Аллаһка шөкер, – ди Гөлирам апа. – Киленебез Лилия укытучы. Бик тырышып, күп итеп мал-туар асрап яшиләр. Моннан дүрт ел элек Шакирҗанның әнисенең энесе белән хатыны аларга күченеп кайтты да, дүрт олы кешене карау кыен булыр дип, без Җәүдәтләргә күчендек. Хатыны сукыр, абыебыз үзе инсульт-тан соң иде. Ике ел тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттылар. Юл аркылы гына булгач, гел аралашып яшибез. Алар да, Ләйсәнебез гаиләсе дә хәлебезне сорап кына тора... Җәүдәт белән Инзилә дә бик кадерли. Инзилә безне карыйм дип эштән дә туктады, «Нәрсә кирәк?» – дип сорап кына тора. Без бик бәхетле, Аллаһка шөкер», – ди Гөлирам апа.

Үзләренең бәхетле икәнен аңлавы белән икеләтә бәхетле алар.

«Симез сыер асраганчы»...

–Безнең авылда гомер буе мал-туарны күп асрадылар, – диделәр Түбән Шубанда. – Бүген дә авылда күпләр икешәр-өчәр сыер асрый, биш-алтыны, җиде-сигезне асраучылар да бар. Мәгъфүр, Габдулла, Шәүкәт, Надирлар иң күп асраучылар, диделәр.

Аларның икесендә – кара-каршы гына яшәүче Гөлфирә һәм Мәгъфүр Мусиннарда һәм Гөлия-Габдулла Вәлиуллиннарда без дә булдык.

Гөлфирә 38 ел сыерлар сауган, Мәгъфүре  дә гомер буе фермада оператор булып эшләгән. Бүген икесе дә лаеклы ялда.

–Башта без малларны әлләни күп асрамадык, ун еллап элек сыерларның баш санын арттыра башладык. Бүгенге көндә тугыз сыерыбыз бар. Дүртесе көтүдә, дүртесе арканда, берсе өйдә, дүрт үгезебез бар, – дип таныштыра уңган хуҗалар.

–Моның кадәр терлеккә азыкны каян аласыз, печән җирегез бармы әллә? – дим. Юк икән, барысын да сатып алабыз, диделәр. Көндәлек ашатыр өчен Лесхоздан барып рөхсәт язуы алып кайтабыз да, елгалыклардан чабабыз, диләр. «Сөтнең бәясе булганда сыерларны асрау кызыграк, эшен, хезмәтен берсен дә уйламыйсың инде, айга бер күбрәк акча  керә дип тырышасың. Сөтен көндәлек җыеп торалар, проблема булганы юк. Үзебез генә эшләмибез, балалар да булыша», – ди Мусиннар. Дүрт балаларының икесе башлы-күзле, төп йортта яшәүче уллары Рәлиф Казанда эшләсә дә, йорттагы бөтен эштә төп терәк. Киленнәре Альбина Кукмара кызы, икенче оныгыбызны көтәбез, ди Гөлфирә.

Күршеләре Вәлиуллиннарда да тугыз сыер. Яшь булсалар да, моның кадәр терлек асрагач, шуларны карап көн күрәләрдер дип уйлаган идем, ялгышканмын. Бүген икесе дә «Алга» хуҗалыгында терлекчелектә эшлиләр икән.

Питрәч районының данлыклы Шәле авылы кызы Гөлия бу авылга килен булып килгәч тә, эш талымлап тормаган, фермада сыерлар сава башлаган. Әле дә шул хезмәтендә. Берсеннән-берсе сөйкемле өч кыз үстерә алар. Берсеннән-берсе матур исемнәр дә кушканнар: Хәния, Әминә, Ясминә.

–Унөч ел элек өч сыердан башлаган идек, ел саен арттыра-арттыра тугызга җиткердек. Дүртесен көтүгә чыгарабыз, көтүне үзебез көтәбез. Электропастух булса да, малларның үзләрен генә калдырып булмый. Хуҗалыкта эшләгәч, терлек азыгын хуҗалык бирә, җитмәгәнен сатып алабыз. Әле менә шушы көннәрдә генә ун тонна ашлык сатып алдык, – ди Габдулла.

–Фермада да эшләгәч, моның кадәр эшкә ничек өлгерәсез соң? – дип сорыйм.

–Фермада эш сменалы. Өйдәгесен икебез бергә эшләгәч, була инде. Әле быелга кадәр әни дә бөтен эшкә булышты (Сафура апа авылдагы иң өлкән хатын-кыз), бу җәйдә таякка калгач, мал янына чыгармыйбыз инде. Мал-туар күп булгач, әллә кайларга барып йөреп булмый инде. Авырмыйча, җаның тыныч булып яшәсәң, кайда да рәхәт, авылда да яшәр өчен бөтен шартлар бар, – ди Гөлия.

Үзләре тырыш көчләре белән тудырган мул-лыкның игелеген, бәрә-кәтен күрергә язсын, дип саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Шубан