Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Моргтагы хатын терелә һәм үлә

Морг санитаркасы җәсәдкә бирка куйганда хатынның исән булуын абайлый.

Амур өлкәсендә исән хатынны ялгыш моргка алып киткәннәр, дип хәбәр итә «Амур28.инфо».

11 гыйнвар көнне Белогорск районы Васильевка авылында бер йортта хәмер эчеп күңел ачканнар. Иртән күңел ачкан компания 1956 елгы хатынның исән булмавын ачыклый.

Полиция чакырталар. Эчке эшләр бүлеге полицейские ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып тормый, үзе генә хатынкайның үлемен раслый.

Хатынның гәүдәсен ритуаль хезмәт автомобилендә (туганнары аны җирләргә әзерләнә башлый) моргка илтәләр. Морг санитаркасы җәсәдкә бирка куйганда хатынның исән булуын абайлый.

Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртып, хатынны реанимациягә алып китәләр. Табиблар 2 сәгать дәвамында аны коткарырга тырышуларына карамастан, хатын үлә. Белогорск дәваханәсенең баш табибы Михаил Данилов әйтүенчә, үлемнең төп сәбәпләре - туңу һәм агулану.

Төбәкнең хокук саклау органнарында бу вакыйга буенча хезмәт тикшерүе билгеләнгән.

http://omet-rb.ru/rusiya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: морг