Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мортаза бай коесы ташландык хәлдә.

Соңгы елларда Балтач бистәсе зурайганнан зурая, эчәр суыбыз кимеп бара. Бу бигрәк тә, җәйге челләләрдә сизелә. Өйләргә кергән краннан аккан суга кытлык кичерәбез.

Шул вакытта гына чишмәләрнең барлыгын искә алабыз. Мех фабрикасы янындагы тау битендәге саф сулы чишмәне караган, тәрбияләгән кеше юк, суы урамга агып ята. Әле алай гына да түгел,шул тирәдә яшәүчеләр чишмә юлына тирес чыгарып өяләр, чүп-чар ташлыйлар, мәсхәрәлиләр. Ул чишмәнең районыбызның данлыклы сәүдәгәре - Мортаза бай коесы (халык телендә - Чупаш коесы) булуларын онытканнардыр инде. Бу чишмә Балтачның мирасы булып, халыкка хезмәт итсен, кадер-хөрмәт булсын иде!
Ялтрадан 17 чакрымнан кадәр торбалар сузып, зур чыгымнар тотканчы, Салавыч, Карадуган, Чапшар авылларындагы кебек шул чишмә суын өйләргә килә торган итсеннәр иде яки тирә-ягын тәртипләп, карап торсыннар иде ул, дип борчылып хәбәр итә бистәнең Космонавтлар урамыннан Сания апа.
Фото: https://fotki.yandex.ru/next/users/ryz2300/album/101460/view/252403

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250