Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мөхәммәди, Фәризә

(Тормыштан алынды)

Менә бүген дә Фәризә кичләтеп кенә инешкә кер чайкарга төште. Бәкенең салкыны җанны өшетерлек булса да, боз астыннан чыккан җылы пар рәхәтлек бирә иде күңелгә. Ялан кул белән сыккан керләр катып бара торган салкын көн. Ишле гаилә атна саен өчәр чиләк кер чайкый, шулай булмый ни, алты баласы бар бит аның. Ул мескен берүзе ятим калган балаларын тәрбияләп, күбрәк шулар керен юа инде. Алты балага берәрдән дә күпкә җыела шул. Сугыш арты халыкның тилмергән еллары. Катлы-катлы ямау салган киемнәр кидек бит. Кеше биргәне дә ярап куя иде. Булышыр кешең булса гына була иде. 

Фәризә авылның менә дигән егетенә, бераз гына очраштылар да, тормышка чыкты да куйды. Тормыш бик матур, тигез башланды. Бергә-бергә алма бакчасы ясадылар, карлыган, чия утырттылар, яшелчәгә дә урын куеп, алга өмет белән рухи көч тупладылар. Кулга-кул тотынышып, тормышларын изге ният белән башлап җибәрделәр. Күтәреп кенә йөртмәде инде Фәризәне Мөхәммәди. Беренче бала тугач, һәр адымын шатлык белән атлады. Малай булсын дип теләгән иде, теләгенә иреште Мөхәммәди, әйткәне кабул булды. Минем бәхетем синдә генә, Фәризә, дип, хатынын тагын да катырак хөрмәт итте. Бер-берсенең кайтканын ашамый да көтеп сагынып торалар. Күкнең җиденче катында кебек хис иттеләр үзләрен. Йорт-җирләрне рәтләргә, мал асрап акча юнәтергә, эш урыны кирәген дә күзаллап, гаиләне уңай якка китерергә планнар кордылар. Көннәрдән беркөнне, эш булды, дип, сөенеп кайтып та керде Мөхәммәди, Фәризәне куенына кысып кочаклап та алды. Тегермәнгә хуҗа итеп җибәрделәр, моннан китәрбез инде, дип, бер киңәшкә килделәр. Тегермән йортына төшеп урнаштылар. Чын йөрәге белән Мөхәммәди эшкә чумды. Тегермәнне үз хуҗалыгы итеп, нык тотты. Малын да асрады, әйләнә-тирәсен киң итеп коймалап куйды, агач киртә өлешенә колхоз да булышты булса кирәк. Печәнен чәчте, агачлар утыртты, бәрәңгесен дә шунда янга утыртты. Мунчасына хәтле үзе рәтләде. Ул вакытта бар кешедә дә мунча юк вакыт. Бик төгәл кеше булганлыгы белән, тегермәне белән дә бар кешене канәгатьләндерде. Язгы ташу вакытларында да тегермәнне төне буе саклап чыктылар. Күпер кырыеннан казып, язгы суның агызып китә торган бер өлеше бар иде, шуны бик тә сакладылар, бозын ваттылар. Бозлар, сулар киткәч, авыл егетләре белән тегермән алдына сукбай суктылар. Халык тегермәннән игелек күрде, үлемнән-ачлыктан саклап калды ул тегермән. Онын, фуражын колхоз малларына да шунда тартып, яшәешне күп еллар элек үк алга җибәрде Мөхәммәди. Башка авыллардан да тегермән тарттырырга киләләр иде. Суны бөяргә дә кирәк (бөягәндә мин дә төшә идем, ул бик күңелле, бәйрәмчә, шатлыклы мизгелләр иде, автор.) Элек Сабан туе да шунда гына булды. Бозау киртә дигән болынлыкка яшьләр кичке уенга төшәләр иде. Булган байлыкка шөкерана кылып, күтәренке күңел белән җырга-моңга күмеп, тирә-як тегермән яны гармун тавышларына күмелә иде. Мөхәммәди кешеләрне бик ихтирам итте, сорап килгәннәргә он белән дә, акчалата да булышты, буш җибәрмәде, шуңа аны бик яраттылар.

Гомер уза, алты балалары туа, алар инде исәеп килә. Балалары янына килгән балаларга да начар мөнәсәбәттә түгел Фәризә, калын итеп ипи кисеп, өстенә бал ягып биреп күңелләрен күрде. Күзләреннән карап белә иде ач икәнлекләрен, үз күзләре дә яшьләнде аларны жәлләп.

Тормыш дигәне туктап тормый, Фәризә Мөхәммәдидән шикләнә башлады, тупас сүзләр әйтә, гел гаеп эзли, балаларга да кычкыра. Бу шактый вакыт шулай барды. Тормышның яме, матурлыгы китте, чуалды. Аралары көннән-көн суынды. Фәризә курка, алты бала бар бит. Ашатасы, киендерәсе, укытып кеше итәсе дә бар, үз өстенә генә калуыннан курыкты.

Беркөнне көне буе эндәшмичә дә йөрде Мөхәммәди. Бер әйләнеп кайтыйм әле дип, чиста киемнәрен киеп чыгып китте. Өйдә шушы гына сүз булды, бүтән берни дә әйтмәде. Фәридә шөбһәгә төште. Бу юньле хәл түгел дип, бер барасы җиренә катлы-катлы барып, буталып бетте, башы чуалды. Мөхәммәди ашкынып кайтты да, утыр әле, диде. Балалар өйдә юк чак. Фәризә, мин синнән аерылам, икенче хатынга гашыйк булдым, ике балалы бер хатынны алып кайтам, сиңа китәргә туры килер инде, диде. Ормый-сукмый, карлыккан тавыш белән әйткән сүзләре Фәризәнең йөрәгенең бәгыренә кереп утырды.

Шулай итеп, алты баласы белән Фәризәне өзелеп сөйгән, яратып алган, тигезлектә гомер иткән, матур планнар корып, җылы назын биреп, уртак алты бала алып кайттырган ир хатынын ишек ачып чыгарып җибәрә. Ул кимсенү, сагышлар, күз яшьләре, балаларның әти, без китмибез, дип ялварулары... әйтеп тә, аңлатып та бетерә торган түгел. Фәризә ничек бар, шулай чыгып китә. Җәяү кая барырга, баш чуалды, йомгакның очы югалды. Китәр иде, машиналарның юк вакыты. Атлап барыр хәлдә дә түгел кыяфәттә чыгып китте. Берничә көннән теге хатынны алып кайтты Мөхәммәди. Яхшы киенгән, башында мамык шәл, калын гәүдәле, чибәр хатын, балалары берсе кыз, берсе малай. Чибәрлеккә кызыкканмы, ниләр булганын үзләре генә беләдер.

Тормыш тәмам үзгәрде. Вакыт уза, балалар үскән саен күбрәк кирәк була башлый. Ашатасы, эчертәсе бар, кием-салымы хаҗәт, укырга чиста-әйбәт кирәк. Аякларына булмыйча, соңарак та калып укый башлады балалары. Фәризә җиткереп бетерә алмый, бар кешенең дә җитмәгән авыр чагы. Кемгә сыенырга белмәссең, бөтен кешедә юклык. Фәризә ире янына бармый булдыра алмады, йөз ертып, актык чигенә җиткәч, аның урынына килгән кеше янына баш иеп, аз гына булса да бирә алмыйсызмы, дип сорап килүе үлешкә тиң булды. Башыңа китереп уйлап кара әле син бу хәлләрне, дер-дер килә иде аяк-куллары. Кош балалары кебек авыз ачып, әниләренең чебен-черки алып кайтуын көтеп торган кош балалары кебек, бу балалар да әниләренең кайтуын шулай көтеп, әти безгә бирер микән дип тилмерешеп өмет итеп торалар иде. Фәризә еш килә иде, мин күргәләдем. Уенга чыга башласалар, артка калганнарга кием дә калмый иде, алты бала — алты бүрек, алты итек һәм чабата, алты сынык ипи булса, ... ничек җиткерсен ялгыз ана. Чергән бәрәңге ашаганнардыр, әгәр эләксә, бичаракайлар. Сорап килгәндә хатыны да, Мөхәммәди дә караңгы йөз күрсәтмәделәр. Сораганын биреп җибәрделәр. Оннан да, акчадан да өлеш чыгардылар. Кече малае әнисенә ияреп килә иде, әзерәк торып, кунак булып китте. Мин шул малай янына уйнарга төшә идем. Гел тегермәндә булдым. Яшь хатынга булышып, идәннәрен юышып, йорт эшләренә ярдәмләшә идем. Аларның тормыш ваклыкларын аңлый торган вакытым булмагандыр инде. Миңа да тамак ялгау өчен ризык биргәннәрен хәтерлим, юмарт хатын иде ул. Тегермәнгә шуңа төшкәнмендер дип уйлыйм хәзер.

Мөхәммәди яшь хатын белән гомер итте. Еллар узды, олыгайдылар. Тегермән дә тузды, бетте, аны күрше колхозга саттылар. Аны тотар кеше булмадымы, техника заманасы тәэсиреме, таралды ул. Мөхәммәди утырткан агачлардан гыйбарәт Тегермән таллыгы дигән исеме генә калды. Фәризә балаларны үстереп кеше итте, үз күзләрем белән күрмәсәм дә, мактаулы исемнәрен ишетеп торам. Бер малае җитәкче кеше дип ишеткәнем дә бар. Әтисез, кимсенеп үссәләр дә, әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр. Мөхәммәди хатыны белән күрше авылга, туганнары янына сыенды. Арттан килгән кызы шәһәрдә, ике баласы бар. Тегермәндә торганда ике тапкыр кайтып киттеләр. Арттан килгән кызның ирен шахта басып, инвалид калды. Күп еллар урын өстендә утырып вафат булды. Малае өйләнмәде, әниләре белән бергә китеп, бергә яшәп, ниндидер бер чир белән бакыйлыкка күчте, йөткерә иде ул. Яшь хатынның балаларының бәхете тулы булмады. Соңгы көннәрендә Мөхәммәди яшь хатыны белән җылы мөнәсәбәттә яшәмәде. Бер-берсенә пычак кадашып, хурлыкка калып беттеләр. Мөхәммәди ялгышын аңлады, иртәрәк тә аңлады, нишләсен, язмыш, язмышка алда ни буласын уйламыйча үзең барып керәсең. Балаларына Фәризәнең күз яшьләре төште булса кирәк. Картлыклары да кеше өстендә, мәрхәмәтсез тормыш, кан белән буталып, ачу-нәфрәт белән тәмамланды.

Рауза Гафиятуллина, үзхәбәрчебез.
Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гыйбрәт