Мәрхәмәтле булганнары өчен иганәчеләргә “Наз” үзәге коллективы рәхмәт белдерә
"Наз" үзәге коллективы үз эшчәнлекләрендә иганә ярдәме күрсәткән барлык иганәчеләргә рәхмәт белдереп, киләчәктә уңышлар тели.
Сүзебез Чепьяда урнашкан Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү "Наз" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белән һәрдаим тыгыз элемтәдә булып, ярдәм итеп торучы хәйриячеләр хакында. Әлбәттә унбер ел эшләп килгән тернәкләндерү бүлекчәсе материаль яктан нык, ел саен 600 дән артык тернәкләнүчегә күрсәтелеп барган хезмәт нәтиҗәлелеге дә куандыра. Әмма замана белән бер аяктан атларга омтылган бүлекчә өчен эш нәтиҗәлелеген, материал торышын югары дәрәҗәдә тотарга һичшиксез хәйриячеләрнең ярдәме бик зарур.
Безнең ярдәм сорап язган хатларны җавапсыз калдырмаган, шәхси эшмәкәр Шәйхиев Рамил Рифат улына, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү кооперативы директоры Хәйруллин Фердинанд Нургаян улына, "Татарстан" авыл хуҗалылыгы продукцияләрен җитештерү кооперативы директоры Нотфуллин Айнур Рамил улына, Балтач җаваплылыгы чикләнгән "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Гыйләҗев Наил Рәуф улына, җаваплылыгы чикләнгән "Смәел" авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры Шакиров Илһам Мансур улына, җаваплылыгы чикләнгән "Борнак" җәмгыяте директоры Нәҗипов Рәфкат Нәкыйп улына сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләп, изге гамәлләре өчен ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез.
"Наз" үзәге коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев