Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәрвәр абый Нәсимә ападан башка ничек яши?

Нургалиевларның төпчекләре бу хакта Инстаграм сәхифәсендә пост урнаштырган.

«Әти баянын сагынган, дустым аны өр-яңа итеп ясап бирде, бармаклары бик йөрмәсә дә, көен чыгара. Моң-сагыш көйләрендә! Әй шатланды инде баянына!» — дигән ул. Әнвәр Нургалиев үзе дә баянга кушылып җырлый.

Нәсимә апа мәңгелек йортына китәр алдыннан аларны очраштырып, шул вакыйганы видеога төшереп, барыбызны да елаткан иде Әнвәр. Бу язмадан да күпләрнең күңеле тулган.

«Үзе уйный, күңеле елый. Чөнки ялгыз калган аккош кебек ул»; 

«Әнвәр, әтиегездән моң агыла. Шул ук вакытта күзләрендә сагыш. Олы рәхмәт үзенә. Күзләремнән мөлдерәп яшь тама, әтиемне сагынганга»;

«Видеогызга караган саен йөрәк өзгәләнә. Ялгызлыкны бик авыр кичергәне абыйның йөзеннән үк күренә, бик ямансу аңа. Шундый матур яшиләр иде әти-әниең, Нәсимә апа кояштай балкый иде. Бик юксынабыз аны. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Сезгә исәнлек-саулык телим»

Инстадусларның бу сүзләре җырчының күңеленә дәва булгандыр, мөгаен.



Фото: Әнвәр Нургалиевның Инстаграм сәхифәсеннән.

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/M-rv-r-abiy-N-sim-apadan-bashka-nichek-yashi-387487/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев