Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Мәшһүрләрнең кисеп аткан миндер чал бер чәч бөртеге"

Райондашыбыз, Борнак егете Ренат Галиәскәр үзенчәлекле шагыйрь. Аның иҗатында лирика да, юмор да бихисап.

Мин ~ Тукайдыр... Өйләнмәгән...
Бар җиһаннан эзлим сафлык.
Әмирхан, Айвазлар белән
Кулланылган тотып ардык.

Мин ~ Һадидыр... Килеш~килбәт,
Прическам бары аңа охшаш.
"Әллә ниләр язмасаң да,
Син бит,~ диләр, яп~яшь Такташ!!"

Мин ~ Хәсәндер... Фотоларда
Бик еш кына төтен өрәм.
Гражданы ук була торып,
Үз илемнән кыен күрәм.

Мин ~ Җәлилдер. Кәчтүм киям.
Тик күңелдә борчу сизәм.
Бер табында очрашканнар
Һәрчак дуслар түгел икән.

Мин ~ Зәкидер... Вәзгыятьне
Сүгенмичә әйтү авыр.
Исән килеш кем кирәк соң?!.
Ә бездән соң нәрсә калыр?!

Мин ~ Миңнуллин булыр өчен
Шигырьләр бар, юк мыегым.
Сәхнәләрдән җиткерәмен
Тик җиңелен уйларымның.

Гасырлардан безнең көнгә
Агыла тора дала җиле.
Мәшһүрләрнең кисеп аткан
Миндер чал бер чәч бөртеге.

 

Рамил Газизов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев