Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган

Кичә 71 кеше утырган самолет «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыккан.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге вакыйга белән таныш булган чыганак.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Мәскәү өлкәсендә пассажир самолеты һәлакәте турында хәбәр иткән иде. 

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан бүген очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.

Самолет очып китү белән үк  диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә ачкан.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәлакәт