Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мулард үрдәген ничек тәрбияләргә?

Иң мөһиме – алар алдыннан су өзелмәсен.

Без — шәһәр кешеләре. Әмма лаеклы ялга чыккач, яз башлану белән туган якка — авылга китәбез. Бәләкәй генә йортыбыз да бар. Аның каравы, җир участогы зур. Моңа кадәр яшелчә-җимеш үстердек. Ел саен авыл бакчасында үстергәнебез киләсе язга кадәр җитә. Күптән түгел авылга кайткач бер кызык хәл шаһиты булдык. Машинасыннан берәү авыл халкына чебеш, каз сата иде. Безнең якта моңа кадәр күренмәгән яңа үрдәк токымын да тәкъдим итәләр. Сатучы аны мулард үрдәге, дип аңлатты. Бәлки, безнең шартларда тиз дә үсә торгандыр, ите дә тәмледер. Әмма төпкелдәге авыл халкы мондый җан ияләрен әлегә кадәр күргәне булмагач, яшь үрчемне алучы күренмәде. Без дә мулард үрдәкләрен үрчетергә кызыгып куйдык. Аларны үстерү тәртибе, асрау шартлары, ашату үзенчәлекләре турында гәзиттә аңлатыбрак язсагыз иде. Мулланур Кәлимуллин. Аскын районы. Мулард үрдәге — Башкортстанның кискен үзгәрүчән табигый шартларында да тиз үсә торган, кырыс климатка бирешмәүче талымсыз кош-корт. Әлбәттә, хәтсез еллар дәвамында ул авыл халкында зур сорау белән файдалана. Баштарак аны кошчылык фабрикаларында гына күпләп үрчетәләр иде. Хәзер мулард үрдәгенә шәхси эшкуарлар да табыш чыганагы буларак карый. Соңгы елларда, рәсми мәгълүматларга караганда, аны Башкортстанга Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән, Татарстаннан күбрәк китерәләр иде. Интернет челтәренә күз салсак, хәзер бу үрдәкне Нефтекама, Октябрьский, Сибай һәм башка шәһәрләрдән эшкуарлар тәкъдим итә. Уфа районының Зубово һәм Николаевка авылларында да мулард үрдәгенең берничә көнлек бәбкәләрен сатучылар аз түгел. Туймазы һәм Иглин районнарында да үтемле үрчем үстереп сатучылар байтак. Нинди үрдәк соң ул мулард? Ул эре мускут ата үрдәген пекин токымлы ана үрдәк белән кушу нәтиҗәсендә “дөньяга килгән”. Аларны башка токымлы үрдәкләрдән ап-ак йонлы баш түбәләрендәге кара тап аерып тора. Үрдәк бәбкәләрен үстерергә алсагыз, яхшы тәрбия һәм сыйфатлы азык булганда, ике-өч айдан ул 3,5-4 килограмм авырлыктагы кош-кортка әверелер. Ул тиз үсә һәм төрдәш үрдәкләрдән итенең тәмлерәк булуы белән аерылып тора. Яздан дачага күченеп, көзгә кадәр шунда яшәүчеләр өчен дә мулард үрдәге үстерү отышлы. Ул ихата үләннәрен ярата, аларны ашату артык зур чыгымнар да таләп итми. Әлбәттә, авылда, яисә дачада мулард үрдәге үрчемен үзегезгә дә алырга була. Әмма моның өчен сезгә парлы мускут ата үрдәге һәм пекин токымлы ана үрдәк кирәк, киресенчә дә мөмкин. Иң мөһиме, ата белән ана икесе ике токымлы булу шарт. Йомыркага утырган үрдәк гомум данәнең кимендә 80 процентына кадәр яшь үрчем бирә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, ун йомырканың сигезе бәбкәле була. Белешмә. Мулард — бер сезонда асрауга гына яраклашкан кош-корт. Язын, яисә җәй башында бәбкә килеш сатып аласыз икән — көз җиткәч иткә “озатырга” кирәк. Башка гибрид үрдәкләр кебек үк, мулард — үрчемсез, нәселсез. Алар сирәк очракта йомырка да салырга мөмкин. Әмма ул һәрвакыт орлыксыз булачак. Йомыркадан туган үрчемне беренче көннәреннән үк яхшы җылытылган, үтәли җил йөр-мәгән бинада сакларга кирәк. Беренче атнада алар тәрбияләнгән бүлмәдә һава температурасы 28-30 градустан түбән булмасын. Арытаба җылылыкны 18 градуска кадәр киметергә була. Бәбкәләрнең астына кип-кән печән яки салам җәю яхшырак. Вак агач чүбе кулланырга ярамый. Урамда һава торышы тотрыкланып, җылы көннәр өстенлек итә башлагач, мулард бәбкәләрен ачык һавага чыгарырга да мөмкинсез. Тик көн җилсез һәм кояшлы булырга тиеш. Тәүлеклек бәбкәләрне белгечләр бик аз күләмдә марганцовка салынган катнашма парында тотып алырга киңәш итә. Аларны ашатканда рационда сыек ботка һәм вакланган пешкән тавык йомыркасына өстенлек бирелә. Өченче көннән башлап, рационга яшел витаминнар өстәргә була. Ун көнлек үрдәк бәбкәләренә пешкән бәрәңге измәсе бирә башларга мөм-кинсез. Бәбкәләргә бер ай дәвамында, ботка әзерләгәндә аңа майсызландырылган эремчек кушарга кирәк. Мулард бәбкәләре су ярата һәм ул алларыннан өзелмәсен. Ниндидер аерым таләпләр юк. Иң мөһиме — яшь үрчем-нәрне тәрбияләүдә яңгыр һәм җилдән саклаучы җылы бина кирәк. Аның мәйданы һәр өч бәбкәгә берәр квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Ә инде аларны ачык һавада тәрбияләү мәйданчыгы һәр бәбкәгә берәр квадрат метр исәбеннән эшләнә. Мулардлар — гаилә икътисады өчен дә аз чыгымлы кош-корт. Алар көчле иммунитетка ия, сирәк чирлиләр һәм тиз үсәләр. Ә инде итенең никадәрле тәмле һәм файдалы булуын сөйлисе дә түгел. Аның итендә май күләме өч проценттан артмый һәм шуңа күрә дә диетик ризык булып исәпләнә. Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев