Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мунча ачылуга фикерләр төрле, ләкин алар бар

“Балтачта мунча кабат ишекләрен ачарга җыена” дигән исем астында үткәргән сораштыруыбызда райондашларыбыз үз фикерләрен белдерә алдылар.

Һәм күпчелеге “Моңарчы да йөргәнем булмады” дигән фикергә өстенлек бирде. Дөрес, “Бик яхшы булыр иде”, “Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бу чын иткән Яңа ел бүләге”, “Бәяләре халыкның кесәсенә сугарлык булмаса, йөрербез Аллаһы боерса” дигән вариантлар да читтә калмады. Чыннан да көткән кеше көтә, көтмәгәненең исе дә китми инде. Ләкин ничек кенә булса да, мунчасы булмаган кеше өчен бик уңайлы да, җайлы да инде ул гомуми мунча. Ә менә янәдән ишекләрен ачарга җыенган мунча чыннан да халыкның өметләрен аклармы, анысын инде вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомуми мунча