Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мунчада ис тигән кешегә ничек ярдәм итәргә?

Хәтерегезгә салып куегыз, кирәге чыгарга мөмкин. Иң элек һавага алып чыгып, мунчаны җилләтергә кирәк.

Зыян күрүчегә ярдәм күрсәткәндә үзегезгә дә зыян килмәсен өчен марля яисә кулъяулык аша сулагыз. Саф һавага алып чыккач, ис тигән кешене аякларын бераз өскә күтәртеп яткырырга кирәк. Кеше аңында булса, организмындагы агулы матдәне юдыру өчен аңа мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчерергә кирәк. Бу очракта чәй белән каһвәдән дә яхшысы юк. Соңгысының составындагы кофеин кан әйләнешен яхшырта. Кеше үз аңында булмаса, аны косканда тончыкмаслык һәм теле артка китмәслек итеп яткырырга тырышыгыз. Аннары аны, нашатырь спирты иснәтеп, аңына китерергә, чигәләрен уарга кирәк. Агуланучының күкрәгенә салкын суга манылган чүпрәк куеп торсаң да кан әйләнеше яхшырачак. Кеше суламаса, кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтергә, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

 

Фото:tulachi.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Munchada-is-tig-n-kesheg-nichek-yard-m-it-rg-386592/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев