Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мунчада тереләй янган

Бу коточкыч вакыйга Борай районында булган.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Борай районының Иске Бикмәт авылында яшәгән 60 яшьлек ир мунча кергәндә һәлак булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, андагы мич төзек булмаган.

Ведомство статистикасы буенча, ел башыннан бирле мунчаларда һәм сауналарда 700дән артык янгын чыккан. Барлыгы 9638 янгын очрагы теркәлгән, аларда 174 кеше һәлак булган.

Салкын көннәр якынлаша, тиздән җылыту корылмалары, шул исәптән, мичләр дә тулы куәтенә эшли башлаячак, дип яза Кызыл таң. Аларның төзеклеген тагын бер тапкыр тикшерү, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү гомерләрне саклап калырга ярдәм итәчәк, ди белгечләр.

 

Фото: ГКЧС РБ

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын