Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Әнә шундый безнең эшебез – кешеләрне коткару»

Чепья янгын сүндерү бүлеге үзенең эшен 2009 елның 1 гыйнваренда башлый. Оешма әле яшь – нибары 12 яшь кенә. Башта ул Казандагы отряд составында саналса, хәзер исә Саба отрядына керә.

Чепья бүлеге 17 авылга хезмәт күрсәтә (Пор-Көтәш, Карык-Сөрмә, Тагашур, Арбор, Чепья, Иске Чепья, Сизнер, Мельничная, Сырья, Яңгырчы, Курамьял, Улисьял, Дорга, Кургем, Кускем, Пыжмара, Тархан).

– 2020 елда без ике янгын очрагы буенча чыгып йөгерсәк, 2019 елда шундый җиде очрак булды, –  дип сөйли эшләре турында Эдуард Николаевич журнал битләрен ача-ача. – Штатта 11 кеше исәпләнә: биш шофер, дүрт янгын сүндерүче, бүлек командиры, бүлек җитәкчесе. Баланста –  ике янгын машинасы. Шуның берсе – резервта тора. Моңа карамастан, һәр ике машина да теләсә кайсы минутта чыгып чабарга әзер. Без һәрбер янгын булган урынга барабыз, балтачлылар да килә. Һәр янгынның үзенең рангы бар. Әгәр дә ул беренче ранг янгын икән, димәк, кайдадыр чүп-чар, агач ботаклары, чүп үләннәре яна, андый чакта без генә барабыз. Инде дә ул 1- БИС икән, бу очракта Балтачтагы янгын сүндерү машиналары да килә. Бер машина – аларныкы, бер машина безнеке. 2 ранглы янгын икән, без ике машинада да чыгабыз һәм балтачтагылар да ике машинада килә. Андый хәлләр бик җитди очракта гына була. Көн саен безнең машиналар тулы әзерлектә тора.

– Монда аз кеше эшләмәде. Башта унбер ел буе Радик Мәхмүт улы Минһаҗев  җитәкчелек итте. Мин бу вазифада узган елның мартыннан бирле эшлим, – ди Дмитрий Щербаков.

Дмитрий Николаевич җитәкче булып бер генә ел эшли, әмма үзен бик ышанычлы тота. Белгечлеге буенча физкультура укытучысы ул. Башта эшләргә кыен булуын яшерми, ләкин әкренләп күнегә. Иң кыены, кәгазь эшләренә күнегү булган, ә кешеләр белән уртак телне ул һәрчак таба белә.

– Документ эшләренә күнегү барыннан да катлаулы булды. Беренче янгыннан соң документ тутыру гаять тә авыр бирелде, чөнки ничек тутырасын, нәрсә язасын, ни өчен язасын белмим. Эшли башлагач та беренче ЧП Комзаводта булды. Анда чүпкә ут капты. Мондый очракта без Эдуард белән анда һичшиксез барырга тиеш – янгын көндез чыкса, янгын машинасында, эш сәгатьләреннән соң чыкса, үз машинабызда. Биредә безнең дүрт смена. Һәр сменаның үз эше бар, һәм алар, Дмитрий Николаевич әйткәнчә, бар нәрсәгә  җавап бирәләр.

Эдуард, чыннан да, үзен тәҗрибәле, үз эшен яхшы белүче хезмәткәр итеп таныткан: ни генә сорасаң да, аның җавабы әзер. Җаваплы хезмәткәрнең һәр эше тәртиптә: исәпкә алу журналы, дәфтәрләр, төрле документлар... Эдуардны җитәкченең уң кулы да, сул кулы да дип атасам һич кенә дә ялгышмам кебек. Эдуард Николаевич биредә 2012 елның мартыннан бирле эшли. Машина йөртүчеләр – Василий Копаров, Ислам Хәкимҗанов, Александр Михайлов, Александр Садаков – барысы да 2009 елдан бирле биредә. Алмаз Закиров –  2013 елдан бирле эшли. Дүрт янгын сүндерүче – алар арасыннан 2009 елдан берсе дә эшләми, чөнки вакансияләр монда 2012 елдан гына барлыкка килгән. Аңарчы бары бер янгын сүндерүче, Сәрдек авылыннан Кафил Лотфуллин гына хезмәт куя. Постта тәүге тапкыр эшләүчеләр биредә юк – эштән киткәннәр. Бүген исә алар урынын бүтәннәр били – Фәнзил Шәрипов (Көек авылыннан), Рүзәл Минһаҗев (Чепья), Ленар Галиев (Шеңшеңәр).

Һәр машинада махсус җиһазлар, амуниция, янгын-техника корылмалары бар. Машиналарга 4 тонна су сыя. Бу су нибары 8 минутка гына җитә. Цистерна да һәрчак су белән тулы. Аны һәркөнне смена алышынганда тикшерәләр, контрольдә тоталар. «Янгынны сүндергәндә суны гел алып килеп торалар.  Моның белән, гадәттә, күмәк хуҗалык я коммуналь хуҗалык шөгыльләнә, хәзер һәр авылда диярлек гидрантлар урнаштырылган. Гидрантлар турында аерым әйтәсе килгән иде. Безнең оешма эшли башлаганда һәм 2012 елда нибары дүрт җир өсте гидрантлары бар иде. Ә хәзер безнең карамактагы 17 авылда барлыгы 100 гидрант исәпләнә, – дип аңлата Эдуард Перемечев. – Менә шундый инде безнең эшләр, тагын профилактика да бар әле», – дип Эдуард Перемечев миңа хезмәткәрләрнең графигы язылган кәгазь суза. Әлеге кәгазьдә һәрнәрсә вак-төягенә кадәр язылган: кайда һәм кайчан шөгыльләр үткәрелә, кайчан каравыл торасы, кайчан ашау вакыты. Бактың исә, 15 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр һәрбер хезмәткәрнең дә каникуллары икән, бу вакытта шөгыльләр туктатылып торыла. Шөгыльләр вакытында алар конспектлар язалар, физик хәзерлек буенча нормативлар тапшыралар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.

Тыгыз графикка һәм кырыс таләпләргә карамастан, һәр эшкә дә ияләнеп була, дип саный биредә эшләүчеләр.

Автор фотосы.

Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелекле һөнәр ияләре