Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Наилә Камилова: «Хезмәт»не укып сихәтлек алам (фото)

Газета-журналларга яздырту чоры почтальоннар өчен генә түгел, ә безгә - журналистлар өчен дә бик борчулы һәм дулкынландыргыч вакытлар. Районыбыз халкы белән якыннан килеп эшләү өчен нинди генә алымнар кулланып карамыйбыз, тик шулай да аларны тулысынча аңлап бетерү мөмкин эш түгел.

Әлеге атна башыннан Нөнәгәр авылына барып, биредәге бүлекчә мөдире Гөлчәчәк Газизуллина белән авылны иңләп-буйлап диярлек йөреп чыктык. Сезнең газетагызны укымыйм диючеләр дә бар, тик сәбәбен генә аңлата алмадылар. Шунысы сөенечле, беренче тапкыр язылучылар да булды. Даими алдыручылар, газетабыздан башка үзләрен ятим хис итүчеләр дә юк түгел. Димәк, хезмәтебез бушка түгел, безнең дә тырышлыкны күрә һәм бәяли белүчеләр бар.
- Үземне белә башлаганнан бирле «Хезмәт»тән аерылганым юк, - ди Наилә Камилова. - Олы яшьтә булуыма да карамастан, район газетасының бер генә битен дә укымыйча калдырганым юк. Хәтта авырып киткән чакларымда да «Хезмәт»не укып сихәтлек алам.
Шулай ук газетабызның даими укучысы Наил Фәсыйхов та «Хезмәт»не алдыру гына түгел, ә подшивкага җыеп баруын да җиткерде. Болай эшләп ул үзенә генә түгел, авылдашларына да файдалы эш башкара икән. Чөнки берәр ел элек чыккан газеталардан да төрле язмаларны эзләтүчеләр булганда, копиясен ясатып бирүнең бер авырлыгын да күрми Наил абый. - Бер ярты ел алдырмыйча тордым инде мин «Хезмәт»не. Үземне чын иткән чукрак һәм телсез итеп хис иттем. Шуннан ары «Хезмәт»сез яшәгәнем юк, - ди ул.
Авыл буенча өйдән-өйгә сәяхәт кылып йөргәндә һәрбер хуҗалыкта каршы алган этләрне күреп, почтальоннарыбызның хезмәтен, батырлыгын тагын бер тапкыр аңларга мөмкинчелек туды. Зур сумкаларын күтәреп авылның бер капкасыннан икенчесенә йөргәндә нинди генә хәлләр күрми бит алар. Җил-яңгыры да, зәмһәрир суыгы да, түзеп булмастай эссесе дә, ыслап килүче казы да озатып йөри үзләрен... Ә бит аларның хезмәтен дә җиренә җиткереп бәяләү бик мөһим. Газеталар укымый гына киләчәкне ничек итеп күз алдына китереп була икән соң? Әледән-әле төрле дөрес тә, дөрес булмаган да сенсацияләре белән шау-гөр килеп торган интернетта милләтнең киләчәген саклап калучы язмалар түгел, ә үтереш, талашлар күберәк урын ала. Үсеп килүче буынга әти-әни нинди киләчәк сайлый соң, интернет челтәре тәкъдим иткәннеме, әллә инде киңәш-табыш бирердәй газетаныкынмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250