Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Наркотикларсыз тормыш» акциясенә йомгак «Романтик» лагерында ясалды

Беркемгә дә сер түгел «Наркомания» дип аталаучы афәт көннән-көн тамыр җәя. Соңгы өч елда гына җитмеш төрле яңа психотроп матдәләр барлыкка килгән.

Бу матдәләрне кулланучылар күпчелек яшьләр һәм яшьүсмерләр арасында киң тарала. Димәк, моны булдырмас өчен яшьләрнең буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп оештырырга кирәк. Шул уңайдан Республика күләмендә «Наркотиксыз тормыш» дип исемләнгән акция игълан ителде.
Акция барышында районыбыз мәдәният учакларында күп төрле чаралар уздырылды. Әлеге акциягә йомгак 26 июнь, халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә, «Романтик» балаларны сәламәтләндерү лагерында күңелле чара барышында ясалды.
Чара Балтач район башкарма комитетының мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, прокуратура хезмәткәрләре көче белән уздырылды. Кичә бик җанлы барды. Балаларны кызыксындыру максатыннан төрле спорт уеннары оештырылды. Командалар арасында уздырылган эстафета ярышларыннан чараны оештырган бүлекләр дә читтә калмады. Бер команда әйдәманнарныкы булса, икенче команда чараны оештыручы бүлек җитәкчеләреннән торды.
Кичә районыбызның танылган жырчыларының матур, моңлы җырлары белән үрелеп барып, күңелле дискотека белән тәмамланды.
Билгеле, наркотиклар таратуга, куллануга каршы көрәш һәрвакыт һәм даими рэвештэ алып барыла, ул бу айлык белән генә чикләнмәячәк. Бу замана чиренә каршы көрәштә балаларыбызны һәм яшьләребезне спортка һәм сәнгатькэ тарту безнең бердән-бер чыгу юлы. Наркотик дигән афәткә каршы бергәләп көрәшсәк кенә яшьләребезне фаҗигадән саклый алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250