Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

”Наз” бүлекчәсенә хәйриячеләр килде

22 апрельдә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" акциясе кысаларында волонтерлар һәм берничә еллар дәвамында бүлекчәгә хәйриячелек ярдәме күрсәтүчеләр чакырылды.

Бу көндә Чепья гомуми белем мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев, "Труд" күмәк хуҗалыгы директоры Рашит Хадиев, шәхси эшмәкәр Радик Закиров, "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, "Кама" җәмгыяте җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов бүлекчәнең көтеп алынган кунаклары булдылар. Шулай ук очрашуда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева да катнашты. Кунакларга бүлекчәдә барган яңа төр реабилитация ысуллары буенча мастер-класслар, курчак терапиясе кысаларында театр күрсәтелде һәм тернәкләнүчеләр белән әңгәмә уздырылды. Очрашу чәй эчү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250