Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә – «африканча» яңа елны бәйрәм иттеләр (фото)

"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар өчен африканча яңа ел бәйрәме уздырылды. Ни өчен африканча яңа ел соң?

Урамда җәй хакимлек итә бит, шулай да бу бәйрәм электән үк Африка материгында уздырылган, шуңа күрә аны шулай дип атыйлар.

Бәйрәмне негрларча киенгән Кыш бабай hәм Кар кызы башлап җибәрә. Алар барлык катнашучыларны әлеге шатлыклы бәйрәм белән котлыйлар. Шулай ук бу чара төрледән төрле африканча уеннар белән дәвам итә: качышлы уены, кар бөртекләрен кисү, африканча биеп күрсәтү hәм башка уеннар.

Әлеге бәйрәм бик күңелле узды.Тернәкләнүчеләр өчен уеннар уйнау гына түгел, биеп-җырлап алырга да мөмкинлек булды. Бүлекчә психологы Елена Сидорова уздырган чара тернәкләнүчеләрнең күңелләрен үстерү, күтәрү, психологик сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр бүлекчә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250