Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Наз” үзәге белгечләре “Балтач” паркында балалар белән уйнап йөри (фото)

19 ноябрь көнне "Наз" үзәге белгечләре "Балтач" паркына мәктәпкәчә яшьтәге, балигъ булмаган балалар белән экскурсия оештырганнар.

Хәзерге вакытта урамда уйнаган балалар юк. "Су буенда учак яна" җырындагы кебек:

"Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгəн уты...

Хәер, җәй көне урамнан керми яткан балаларны укулар башлангач, уйнарга куып та чыгарып булмый. Укудан кайткач ашап-әчәләр дә, кабаттан китап-дәфтәр арасына кереп чумалар, я ноутбук, компьютер артына утыралар. Беренче сыйныфында укучысы да унберне тәмамлаучысының атналары шулай үтә. Алар тумас борын картаеп, олыгаеп киткәннәр кебек. Араларында билгеле, дәресләрдән соң спорт һәм сәнгать түгәрәкләренә йөрүчеләр дә юк түгел, бар. Тик ишегаллары тын, урамда уйнаган балаларны очратуы авыр хәзер.

Бу кышкы каникулларга кадәр дәвам итә торган "торгынлык" дияр идем.

Шушы проблеманы хәл итү, тәрбияви чараларның даирәсен киңәйтү һәм балачак уеннарын кабаттан кайтару йөзеннән, 19 ноябрь көнне "Наз" үзәге белгечләре "Балтач" паркына мәктәпкәчә яшьтәге, балигъ булмаган балалар белән экскурсия оештырганнар. Белгечләр балалар белән тормыш иминлеге, юл йөрү кагыйдәләре турында фикер алышулар үткәргәннәр, гадәттән тыш көтелмәгән вакыйгаларга тарыганда тиз арада хәбәр итүче тиешле органнар хакында мәгълүматлар һәм телефон номерлары язылган белешмәлекләр өләшкәннәр. Аннан соң бергәләшеп саф һавада онытыла баручы балачак уеннары да уйнап, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәргәннәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250