Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Наз”да “Туганай” концерты булды

2016 елның 19 гыйнварында "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йортында эшләп килүче "Туганай" үзешчән сәнгать керәшен ансамбле хәйрия концерты белән килде. Алар үзләренең башкарган җырлары, шаян биюләре белән тирә-як авылларның күңелләрен бик тиз яуладылар.

Әлеге чарада китапханәчеләр Зәлия белән Гөлсинә авыл китапханәсе эшчәнлеге белән таныштырдылар, яңа китапларга күзәтү ясадылар.
Диния Вәлиева җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Татар, удмурт, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Шулай ук күп төрле җырлар да башкарылды. Мәсәлән: "Кәккүк түти", "Кыр үрдәге" , "Җиләк җыйганда", "Печән өстендә" һәм башкалар. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән яшьлекләрен искә алып, яшьлек җырларын җырлап, бергәләп биеп тә алдылар. Өлкәннәребез "Туганай" ансамбленә рәхмәт йөзеннән концерт ахырында теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр, дип хәбәр килде «Наз» бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250