Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Наз”лар сезне көтеп кала

Данлыклы татар иленең Ямьле бер почмагында, Урнашкан минем Балтачым Шул илнең төньягында.

Ерак түгел Чепьябыз бар,
Дуслык сүзеннән алынган.
Чепьяның нәкъ тау башында
Оҗмах йорты салынган.

Бу йортның исеме “Наз” бит,
Назланып балкып тора.
Гүя ул һәрбер өлкәнне 
Үзенә тартып тора.

“Наз”ның балкыган нурлары
Эчкә дә кереп тулган.
Персоналларның барсы да 
Бик уңган һәм бик булган.

Матур-матур кызларыбыз
Халкыма хезмәт итә.
Аптырыйбыз: бөтен ял итүчегә дә
Назлары кайдан җитә?!

Даннары ерак таралды,
Шушма чикләрен үтеп.
Бөтен Татарстан халкы
Ярата Сезне үз итеп.

Минем сезгә теләгем шул –
Күңелле ял итегез.
“Наз”лар сезне көтеп кала
Үкенмәссез, килегез.



Рәшидә Фәйзуллина
Балтач авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наз бүлекчәсе