Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Нечкәбил” конкурсында Эльвира - икенче, Тәнзилә - өченче урынны яулады (+фото)

23 сентябрь көнне башкалабызда гүзәл затлар арасында барган мәртәбәле "Нечкәбил" матурлык республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Әлеге чарада быел Балтачыбыз данын ике райондашыбыз: "Наз" бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева һәм Сосна мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Ситдыйкова яклады.

Алар әлеге конкурста катнашып зур уңышларга ирештеләр. Аларның җиңүендә гаилә әгъзаларының, әти-әниләренең, хезмәттәшләренең һәм мәдәният хезмәткәрләренең, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренең тырышлыгы бердәм коллектив буларак өлеше зур булды. Шулай ук баннерлар ясауда шәхси эшмәкәр Ранил Шәрифҗанов һәм фотограф Илсур Камалов ярдәм итте.
Конкурсантлар ай дәверендә фотобәйгеләр, инша язу, аш-су серләренә осталык, җыр-моңга сәләтләрен ачыклау кебек берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк конкурсларда сынатмыйча, финал өлешенә кадәр килеп җитә алдылар.
Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева "Гаилә традицияләре территориясе" (Территория семейных традиций") номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде һәм "Иң мул табын" ("Самый сытый стол") бәйгесендә җиңүче булды.
Ә Түбән Сосна кызы, Сосна мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Ситдыйкова "Гаилә бәйрәмнәре территориясе" ("Территория семейных торжеств") номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Афәрин! Гүзәл затларыбыз! Һәрчак шулай җиңүгә өмет итеп, уңышларга ирешеп яшәгез. Гаиләгезне җылытучы учак, уңган хуҗабикә, кадерле әни, мөлаем хатын-кыз, мактаулы хезмәткәр булып калыгыз. Сезне ихластан котлыйбыз!!!
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250