Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ни булды сиңа, илем?

“Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” укучысы Рәйсә Абдуллинаның иҗат җимешләре

Үле яңгырлар  ява

Сыкрап шаулый шомлы җил.

Ни өчен шулкадәр яшь

Синең күздә туган ил?

Ни өчен шулкадәр сыкрау

Синең көзге төнеңдә?

Канлы яра, хиссез әрнү

Синең таш йөрәгеңдә?

Синең күңелдә бит элек

Аллы чәчәкләр атты...

Алсу алма бөртегеңдә

Сандугач шавы калды...

Назлы җилең үлеп сүнде,

Кара янды иренең.

Төпсез җирнең бар кайгысын

Җыйды коңгырт күзләрең...

Күңелеңнең көзгесендә

Бары кайгы шәүләсе.

Бары сыктау, бары елау

Килми синең көләсе...

Нәрсә булды сиңа илем?!

Нигә сулды йөзләрең?

Нигә тамчы булып тама,

Кайгы җыйган яшьләрең?

***

Тарих битләрен актарам,

Тузгыта чәчемне җил.

Онытып булмый үткәннәрне

Ниләр күргән туган ил?!

Канлы яшьләр, сүнгән күзләр,

Кара сугыш шәүләсе.

Бу кадәр әрнү, елауга

Яшьне тотып түзәсе?!

Офыкка төбәп карасаң,

Анда калганнар эзләр.

Күпне күргән, күп рәнҗегән

Елаудан сүнгән күзләр...

Әрнүгә түзә алмыйча

Мин төнлә карыйм күккә.

Күпме рәнҗүләргә түзеп,

Туган ил моннан үткән.

Алсу офыкта кара кан,

Зәңгәр күлләрдә газап.

Мең җавап көтәм җиһаннан

Төпсез күлләргә карап.

 

Җавап барыбер булмаячак

Шушы шыксыз дөньяда

Бер-беребезне якламый,

Ялгыз атлап барганда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев