Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ни өчен кивины кабыгы белән ашарга кирәк?

Киви - аз калорияле һәм бик файдалы җиләк-җимеш, ләкин аның кабыгы җимешеннән дә файдалырак икәнен бик азлар белә.

1. Клетчатка. Ашказаны эшчәнлеген җайга сала һәм канда холестерин дәрәҗәсен киметә. Киви кабыгында ул аның эчендәге белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк.

2. Е һәм С витаминнары күп. Яраларны һәм җөйләрне тиз төзәтүгә ярдәм итә, тән тиресен матурлый һәм тонусны күтәрә. Моннан тыш, Е һәм С витаминнары куәтле антиоксидантлар булып тора, ягъни организмда ирекле радикалларны нейтральләштерә. Алар бактерияләр белән көрәшә һәм безгә яшьлекне һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Киви кабыгында антиоксидантлар иткә караганда күбрәк.

3. Фолий кислотасы. Кәефне һәм эшкә сәләтне күтәрә, кан басымын көйли. Бу җимеш йөкле хатын-кызлар рационында мотлак булырга тиеш. Кивиның кабыгында фолий кислотасы эчендәгегә караганда 32 процентка күбрәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалые ризыклар киви