Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әни, диләр... Әнкәй генәм, диләр...

Әниебезнең күзләренә карап башка әни диеп әйтә алмабыз, башына япкан пакь яулыкларын, яулык читеннән күренеп торган ак чәчләрен дә сыйпый алмабыз. Әнинең безне көтеп пешергән тәмле ашларын, җылы кочакларын инде сагынырга гына калды.

Әниләр балага алтыда да, алтмышта да кирәк икән. Менә тагын әнисез бер көн үтте, бер атна, инде кырыгына да күп калмады. Сигез бала сигезебез сигез җирдә әнине юксынып, сагынып көн итәбез. Әнинең әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен искә төшереп моңсуланабыз.
Туган йортыбызда һәрберебезне зурлап каршы алып, очраштырып яшәгән изге күңелле, юмарт, мәрхәмәтле, йомшак, сабыр, тыйнак әниебез һәркайсыбызның көен, җаен табып яшәде. Әти вафатыннан соң әниебезне без сигез бала беркайчан ялгыз калдырырга тырышмадык. Гел шулай борчу-хәсрәтсез яшәрбез дә яшәрбез кебек иде. Әмма бар да без теләгәнчә генә бармый шул.
Ходайдан вакыты җиткәч әниебез - Мөхәммәтҗанова Мәрьям бакыйлыкка күчте. Барлык туганнарыбыз, күршеләребезнең ярдәмен әни урын өстенә калгач та тойдык. Әниебезне соңгы юлга озатканда да кода-кодагыйлар, туганнар, күршеләр, әни эшләп ялга чыккан сәүдә берләшмәсе, Чепья халкы - барысы да йомшак мөгамәләләрен, ярдәмнәрен кызганмадылар. Инде киләчәктә үз яхшылыклары меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, һәрберсенә рәхмәт әйтеп, изге теләкләр юллыйсы килә.
Балалары, килен-кияүләре, оныклары
Чепья авылы.
Фото: http://ok.ru/vladkorobk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250