Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әни... Һәр кеше тормышында иң мөһим, иң ягымлы, назлы сүз

Мәкерле авыру һәм рәхимсез үлем сине 22 октябрь иртәсендә мәңгегә бездән алып киттеләр...

Бүген безнең әни сүзен яратып әйтәсе, нык итеп сине кочаклыйсы, шатлык-куанычларны сөйлисе килсә дә, булмый, син инде безнең янәшәбездә юк. Мәкерле авыру һәм рәхимсез үлем сине 22 октябрь иртәсендә мәңгегә бездән алып киттеләр...

Шул вакытта безнең кайгыга битараф калмаучыларга, безгә ярдәм кулы сузучыларга, терәк-таяныч булучыларга, әниебезне соңгы юлга озатырга килүчеләргә зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Балтач бистәсенең Лесная урамында яшәүчеләргә, Сизнер авыл халкына, әниебезнең хезмәттәшләренә, күршеләргә, туганнарга, безнең сыйныфташларга, минем хәзерге укучыларымның әти-әниләренә, Чепья урта мәктәбе коллективына, директор Сәйдәш Тәлгать улы Нурмиевка, башлангыч сыйныф укытучыларына олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Чиксез рәхмәтләребезне әниебезнең күршеләре, хезмәттәшләре – Халисә Бадгиева, Галина Биктимеровага җиткерәбез. Алар әнинең соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булдылар. Шулай ук туганыбыз Антонида Матвеевага, участок табибы Феликс Валерьевич Соловьёвка, шәфкать туташы Фирдия Сафинага, Балтач хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасына чын күңелдән рәхмәт. Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтса иде. Бәла-казалар сезнең йортыгызны урап узсын.

Әни, караңгы гүрләрең якты, тар каберләрең киң булсын!

Балтачтан Шишкиннар һәм Сизнердан Эшмаковлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев