Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әни, син мине яратасыңмы ул?

Сез дә улларыгыз белән шулай сөйләшкәлисезме? Яратасызмы улларыгызны?

-Әни, син мине яратасыңмы ул?
-Тагын нәрсә булды?
-Булмады инде, әни, яратасыңмы син мине?
-Чәйне үзең ясыйсың, яме)
-Эчәсе килми минем, яратасыңмы син мине?
-Кая барасың бар?
-Юк, яратасыңмы, әйт инде-е
-Акча кирәкме?
- Кирәкми, яратасыңмы дим бит?!
-Тагын штраф килгәнме?
-Килмәгән инде, яратасыңмы юкмы?
-Машина нишләде тагын?
-Бернишләмәде? Яратасыңмы, юкмы?
-Малны үзем генә карамыйм!
-Ярар, яратасың булдымы инде?
- Яратам, я, әйт, нишләдең?

Кичә менә шундый әңгәмә булып алды. Без- әниләр, күп очракта, балаларның матур сүзләренә нишләптер бераз шикләнеп карыйбыз. Югыйсә, беренче тапкыр сорауга ук "Яратам, улым..." дип әйт бит инде. Ул да шулай турыдан-туры җавап бирергә өйрәнсен, күңелендә үз баласына, кешеләргә карата ышаныч тусын.

Бүген шушы ялгышымны уйлап язам бу постны. Эштән кайткач ул кичә миңа биргән сорауны үзенә бирәм әле. Нинди җавап ишетәчәгемне беләм кебек... ялгышсам ярар иде... Башка вакытта "Яратасыңмы син мине, әни?",- дип сораучы булганда, ике дә уйламыйча, артык сораулар бирмичә "Яратам!"- дип кочаклап алачакмын. Бу сүзләрем сезгә дә киңәш, яме!

Сез дә улларыгыз белән шулай сөйләшкәлисезме? Яратасызмы улларыгызны?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев