Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әни упкәләп киттеме әллә?

"Күптән түгел әниебез вафат булды. Без, балалары, барыбыз да булдыра алганча кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәдек, хәер-фатыйхасын алып калдык. Әмма ул төшебезгә фәкать беребезгә генә керә. Безгә үпкәләп киткәнме әллә дип борчылабыз. Мәрхүмнәрнең төшкә керү-кермәве берәр нәрсә аңлатамы ул?”

Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы:

–Төш мәсьәләсе ул серле галәмгә кагыла һәм динебез күзлегеннән алар өч төрле була. Беренчесе – табигый төшләр. Кеше көне буе нәрсә турында уйлап, борчылып йөри – төшендә шуларны күрә. Икенчесе – шайтаннан. Кеше төрле аңлашылмый торган, буталчык төшләр күрә икән, ул шайтаннан була. Һәм өченчесе – Аллаһы Тәгаләдән. Бу инде рас төшләр дип атала. Кеше тирән мәгънәле мондый төшне күрә икән, Аллаһы Тәгалә аның үзенә аңлау сәләтен дә бирә. Ә шайтаннан булган төшләрне сөйләргә ярамый, уйлап, борчылып йөрергә кирәкми. Гомумән, динебез безгә ачыктан-ачык Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән хәбәрләр белән гамәл кылырга йөкләде, төшләр белән түгел. Вафат булган якын кешеләрне төштә күрүгә килгәндә, төштә күргәч, аларга дога кылырга, сәдака бирергә мөмкин (бу гамәл дәвамлы булырга тиеш). Һәм аларның кемгәдер керүе, кемгәдер кермәве кешенең ниндидер өстенлеге яисә берәр хатасы бар дигәнне аңлатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев