Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ниһаять бабайның агачын кистеләр

Ленин урамының 83 нче йортында яшәүче өлкәнебез ноябрь азагында редакциягә капка төбендәге агачларын кистертү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде.

Ул аны заманында читән эченә үзе утырткан булган, хәзер инде үзе дә олыгайган, авырып китеп, операцияләр кичергән, агачлар үскән, кояш нурларын каплый башлаган. Шуңа да агачымны кисмиләр, дип зарланып, безгә килгә иде. Сайтта да , газетада да бу мөрәҗәгать дөнья күрде.
Беркөнне таякка таянган бабаебыз редакциягә килеп, веб-редактор белән мине дә битәрләп китте, язган булдыгыз, имеш, әнә, утыра, кисмиләр, дип тә өстәде. Бабай, борчылмагыз, кисәрләр, күрше Сәлимә апаныкын да килеп кистеләр, җае чыкканны көтәләрдер, аның бит кисүчесен дә, ташучысын да, чистартучысын да, техникасын да юнәтергә кирәк дип тынычландырдык. Чөнки бистәнең башкарма комитет җитәкчесенең "Хезмәт"кә биргән сүзендә нык торуын, кайчан да булса барыбер эшләячәген беләбез. Бистә кадәр бистәдә бабай да, без генә түгел бит, башка проблемалары да җитәрлек. Һәм менә бүген куанып әйтә алабыз, бабайның өенә комачаулап торуы агачларны кисәләр. Рәхмәт, өлкән кешенең гозерен тыңлап, бу эшне башкартучыларга һәм дә башкаручыларга. Шулай ук абунәчеләрен яклаучы "Хезмәт"кә дә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250