Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ничек бер көндә теләкне тормышка ашырырга?

Уй көче белән моңа ирешеп була, дип ышандыра белгечләр.

Озак вакыт теләгең тормышка ашмаса (мәсәлән, эш табу, сөйгәнеңне очрату һ.б.) абсурд гамәлләр ярдәм итәргә мөмкин икән. Көлсәгез, көлегез, ләкин тормышка бераз... юләрлек кертү теләкне тормышка ашырыга ярдәм итә икән, имеш!

Моның өчен сезгә көн буе ниндидер абсурд эшләр башкарырга кирәк: диваннан идәнгә сикерергә, фатир буйлап йөгереп йөрергә, артка таба атларга һәм башкалар. Фантазиягезне эшкә җигегез. Бу гамәлләрне кылганда теләгегезнең үтәлгәнлеген раслаган сүзләр кабатларга кирәк: “Мин яхшы эш таптым!”, “Мин сөйгәнемне таптым!”, “Мин баедым!” һәм башклар.

Белгечләр әйтүенчә, ниндидер абсурд гамәлләр кылганда, кеше энергия агымының гадәти юлларын боза, алар активлаша һәм сезнең теләгегезне “ишетеп”, аны үтәүгә билгеләмә куела, дип яза Кызыл таң.

Эшләп карагыз. Һичьюгы беркем күрмәгәндә...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе