Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Нигез бар, тырышлык кирәк”

Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдиновның быелгы хисап җыелышында әйткән бу сүзләрен нигәдер алга таба бу өлкәдә зур үзгәрешләр булачак, аз гына тырышлык кына җитми дип кабул итә алмадым.

Моннан ике ел элек район Советы утырышлар залында үткән шушындый ук җыелышта катнашмаган булсам, бәлки ышанган да булыр идем. Ул чакта нинди проблемалар булса, бүген дә нәкъ шул картина. Юкса, әлеге җыелышта катнашкан район башлыгы Р.Нотфуллин бу коллектив алдына конкрет, саллы бурычлар куйган иде. Бөтенесе турында җитди сөйләшкәч, аңлатып-аңлашып сөйләшкәч, ике ел эчендә инде алга китеш булырга тиеш иде кебек.

Дөрес, чыгышлардан анысы алдагы ел белән чагыштырганда плюсләре дә, эшләгән эшләре, үзгәрешләре дә бар кебек күренә, ара-тирә минуслар, кимчелекләр турында да әйтеп киткәч, ярыйсы гына эш күрсәтү килеп чыга. Әмма теге чакта да нәкъ шулар турында, нәкъ шушы форматта сөйләшкәннәр иде. Чыгыш ясаучылар да, сөйләү рәвешләре дә (ишетелер- ишетелмәс сөйләнгән чыгышлар, кызганычка, эшең барса гына... дигән күңелсез нәтиҗәгә китерә) шул ук.

Миңа гына шулай тоелгандыр дип икеләндем дә, “Хезмәт”нең ул елгы тегелмәсеннән “Исемең булса сәүдәгәр”... исемле язмамны табып, кабат укып чыктым. Ялгышмаганмын. Юкса, ул чакта нинди эшлекле сөйләшү булган! Күпме вариант, күпме юнәлеш тәкъдим ителгән. Кызганычка, алар шул залда калган да. Элекке райпо рәисе Васил абый Вәлиев әйткән киңәшләргә дә игътибар ителмәгән...

Аңлыйм, “тезләнгән”, нигезе генә калган бу системаны торгызу җиңел түгелдер. Тик “район җитәкчелеге аңлый, ярдәм итә” дип, һаман кемнәндер ярдәм көтеп тору, “нигез бар – тырышлык кына кирәк” дип, һаман үз-үзеңне алдап яшәүдән генә берни дә үзгәрмәячәк. Нәтиҗәсе булмагач, болай җыйналып сөйләшүнең дә бер мәгънәсе калмый түгелме?!
 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: райпо