Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әниләр бәйрәмендә “Хезмәт”  тә  катнашты  һәм...

“Хезмәт”ебез беркайчан да бүгенгедәй ягымлы йөзле, рәхимле, изге җанлы  укучыларыннан аерылмас, иншалла...

Бүген район мәдәният үзәгендә зурлап  Әниләр көне үтте. Хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы әниләребез зал  тутырып килгән. Ишектән керешли үк әниләребезне социаль яклау хезмәткәрләре каршылады, бүлекнең “Наз” газетасын өләште, күргәзмә белән таныштырды, Һәм фойеда әниләребезгә тагын бер сюрприз бар иде – ул да булса – без –  “Хезмәт”леләр-“Азланье”лылар.  Юк, бәйрәмнән репортаж әзерләргә генә килмәдек, Һәрбер бәйрәм кунагына газетабызның Әниләр көненә багышланган   язмаларын бүләк иттек, шул ук вакытта   район газетасына язылырга да өндәдек.  “Рәхмәт, кызым, без  язылдык инде” дигән  җылы сүзләрне  ишетеп бер куансак, “соңга калмадым микән әле, бүген-иртәгә язылыр идем”, дигәнне ишетеп ике куандык.

Наташа Жукова фотолары

“Район газетасыннан башка буламыни?”, “Нинди язылмаган, бер елны да калган юк, район хәбәрләрен белми яшәсәң...”, “Иң беренче “Хезмәт”кә язылып куябыз”,  “Соңгы санны укып кына бетереп килдем әле...” “Хезмәтсез булмый...ансыз өйнең яме юк!”... Күпме яхшы фикер ишетеп кайтттык. Рәхмәт сезгә, әниләр! Сез һәрчак барысына да өлгерәсез, барысына да җай табасыз. “Хезмәт” ебез  сезне бәйрәм көннәрендә янәдән тәбрик итә, иксез-чиксез Ана бәхете тели. “Хезмәт”ебез беркайчан да бүгенгедәй ягымлы йөзле, рәхимле, изге җанлы  укучыларыннан аерылмас, иншалла!  Язылырга өлгермәгәннәр исә тиз арада почта бүлекләренә килеп, яисә хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп,  “Хезмәткә” язылсын иде. Кайгыда да, шатлыкта да бергә булдык, бергә калыйк, аерылмыйк!

Ә инде бәйрәмнән фоторепортаж алга таба булачак,  сайтыбыздан аерылмыйк! “Хезмәт” бәйрәмдә тагын бер сюрприз ясады бит әле, алга таба анысын да белерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакытлы матбугатка язылу бара