Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ниләр күрсәтми... телефон!

Кәрәзле телефон тормышыбызга, яшәешебезгә шулкадәр тирән үтеп керде ки, хәтта аннан башка яшәлгән гомерләргә шаккатабыз.

Ул радио, магнитофон, кул сәгате кебек нәрсәләрне алыштырды, хат-открытка язышу кебек мәшәкатьләрдән азат итте. Җайлысын-җайлы, тик, каһәр, үзе дә күрмәгәннәрне күрсәтә инде.
Бер чорда телефоныма бер үк номердан бер үк эчтәлектәге СМС килеп алҗытты. "Әни, бу минем яңа номер, 200 сум акча сал әле" яки 100, 150, 250 - сумма үзгәреп торса да, хат авторының номеры үзгәрми. Бер-ике айлап бу хәбәр-үтенечкә игътибар бирмәдем, ачам, укыйм, ябам. Игътибар итәргә, мондый хәлләр турында күп языла, сөйләнә - кисәтү-аңлатулар барыбер файдага. Икенчедән, балаларым янәшәдә, икеләнә торган түгел. "Балакаем" бик әрсез булып чыкты. Яза да яза. Ахырда туйдыра ук башлады. Түзмәдем, номерын язып алдым да, полициягә шалтыратырга булдым. Тик бу уемнан бик тиз кайттым, мәшәкате куркытты. Уйладым-уйладым да, чираттагы урысча СМСка саф татар телендә: "К...ем тот, балакаем!" дип язып җибәрдем. Әллә татар булды "балакай", әллә татарча язуны чит телдә дип уйлады, белмим, әмма шуннан соң ник бер тиен сорап язсын!
Тагын бер чакны танышым шалтыратып, бүген МТСның туган көне икән, шул-шул номерга шалтыратсаң, сиңа (балансыңа) 30 сум акча өстәлә дигәч, әй, рәхәтләндек. Бөтен туганнарыбызга, танышларыбызга әйттек. Күп акча булмаса да, янәсе, буш ич, әрәм калмасын! Дөрестән дә, барыбызга да утызар сум акча "керде". Апамның кияве Наил исә бездән көлде генә: "Бер атнадан күрерсез!" Бер атнадан ул әйткәннәр чынга ашты - утызар сумнан җилләр исте - тиенен дә калдырмый баланстан чигерделәр... Бушлай сырның тәбедә генә икәнен белсәк тә, һаман ышанабыз шул. Әнә бит телефон сату салоннары да нинди генә рекламалар ясамый: аларга ышансаң, җитештерүчеләр дә, сатучылар да фәкать синең хакта гына кайгырта, ул гарантияләре! Тик конкрет килеп "төртелсәң", әлеге гарантияләр сабын күбеге күк шартлап юкка чыгып бетә.
Үткән җәй яшелчәләргә су сипкәндә балаларның телефоны 200 литрлы мөлдерәмә мичкәгә "чумды". Рәхәтләнеп, кычкырып җырлап ята, бахыр,су төбендә. Мичкәне төртеп аударып, телефонны алгач, ачыла-сүтелә торган һәр өлешен сүтеп, феннар белән өрдереп, киптереп, балалар мәш килде. Берни булмады, икенче көнгә гадәттәгечә эшли дә башлады. "Безнең телефон су үткәрми икән", - дип сөенгән балаларның сөенече озакка бармады - шортылары белән бергә әйбәтләп юдым тегене. Секундлар эчендә су төбенә төшеп менү белән сәгать буе порошоклы суда юылу бер түгел икән шул - балалар элекке процедураларын бик тырышып, кат-кат кабатласалар да, телефонга җан кермәде. Сатып алганга бер ел да тулмаганлыктан, гарантиясе бардыр дип, документларын караган илек тә, анысы бәрелгән-сугылган, "юылган" очраклар өчен түгел икән. Гадиләштереп әйтсәк, җитештерүче брагы өчен генә. Нишлисең, үз ялгышымны үземә "төзәтергә" - яңаны алып бирергә туры килде... Билгеле, тагын гарантиялене!.. Әйтәм бит, күрсәтә бу телефон күрмәгәннәрне...
PS. Ә сез кәрәзле телефон белән нинди маҗаралы хәлләргә юлыктыгыз? Сездән хатлар көтәбез. Иң кызыклы хат авторына бездән бүләк!
Фото: http://mlp.joyreactor.cc/post/445939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250