Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әниләренең исәнлеген балаларыннан 6 ел яшергән

Ул ир, аталы-аналы булып та ятимлеккә дучар ителгән балалар авызыннан йолкып, штраф та түләргә тиеш.

Авыргазы районында яшәүче ике бала атасы, хатыны чыгып китеп югалгач, суд аша балаларына "туендыручыны югалту сәбәпле" пенсия юллап ала. Бер елдан аның хатыны исән булуы, Уфада яшәп ятуы ачыклана.

"Күке-ана" балаларын кайтып күрмәскә, ире пенсия алуын дәвам итәргә килешәләр. Әмма алты елдан соң бу фаш ителә.

Хәзер инде икенче суд карары белән ир кеше ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, алты ел буена алган 600 мең сумга җиткән ялган пенсияне дәүләткә кайтарып бирергә тиеш.

Суд карары дөрес, әлбәттә. Әмма ялгыз ир балаларын ничек үстерергә тиеш булган да, "ана" булырга тиеш кеше, исән була торып, балалары өчен "үләргә" ни йөрәге белән риза булган соң?!

Кызыл таң

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш