Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нинди чәчәкләрне “рассадасыз”да үстереп була?

Түтәлгә орлык сибеп үстерергә әле соң түгел…

Күптән түгел генә бакчачылык эшенә тотынган кешеләр бармы арагызда, дуслар? Бакчада әллә нинди матур чәчәкләр күрәсе килә дә бит, аларны ничек үстерергә икәнлеген белеп бетереп кенә булмый. Әлбәттә, үсентеләрне чыгарып утыртсаң, бакча җәй башында ук шау чәчәккә төренә.

Кемнеңдер үсентеләр үстерергә урыны җитми, я вакыты юк. Әзерләрен сатып кына алырга да була, тик алар кыйммәткә төшә. Әлбәттә, иң җиңеле — орлыкны турыга җиргә чәчеп үстерү.
Безнең шартларда нинди чәчкәләрне орлыктан үстереп була соң? Яшь бакчачыларга шуларның берничәсен генә булса да үстереп карарга киңәш итәбез.
Мәсәлән, цинния — җәй башыннан көз уртасына кадәр чәчәк ата. Аның кызыл, алсу, ак, кызгылт-сары төсләре бар.

Гайлардия — сары һәм кызгылт-сары төстәге чәчәкләре бакчагызны җәй буена ямьләр. Гайлардия таләпчән түгел, аңа артык су сибәргә дә кирәкми, кая утыртсаң, шунда чыга. Кояшлы урыннарда чәчәкләренең төсе аеруча чагу күренә.

Аның янына зәңгәрсу һәм куе зәңгәр төстәге күкчәчәк (садовые васильки) утыртсагыз, бакчагыз тагын да ямьләнер.
Бакчачылар, шулай ук, тырнак гөлен (мальва) яратып үстерә. Ак, алсу, кызыл, куе кызыл төстәге чәчәкләреннән аның яфраклары күренми дә диярлек. Орлыкларын иртәрәк чәчкәндә, алар беренче елны ук чәчәк атып сөендерә.

Бакчагызда сап-сары чәчәкле календула үстерсәгез, аның файлалы да булуын үзегез дә күрерсез, яшелчәләргә зарарлы кортлар якын килмәс.
Атап киткән чәчәкләр тиз чәчәк ата, кырауларга чыдам, иң мөһиме, бик матурлар да.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/nindi-ch-ch-kl-rne-rassadasyz-da-sterep-bula/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев