Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нинди ризык ашыйсың ...

Ислам финанслары Россиядә әкренләп үз урынын яулап килә. Россиядә 2023 елның 1 сентябреннән ислам банкингы эшләтеп җибәрелде.

Аллаһ безгә шул хакта җиткерә: «Әй кешеләр! Җирдә булган хәләл, пакъ ризыкны гына ашагыз һәм шайтанның эзләреннән бармагыз. Ул сезгә ачык дошмандыр». (әл-Бакара сүрәсе: 168).

Аллаһ кешене акыллы, аңлы, фикерләүче зат итеп бар кылып, аны хөрмәтләде. Без ике аякта төз басып йөрибез, йөзебез иң өстә, җирне иснәп йөрмибез. Шуңа күрә безнең тормышыбыз да аңлы рәвештә барырга тиеш, хайваннага гына хас булган күренешләр белән үзебезне түбәнсетергә тиеш түгелбез.

Шулар арасында ризык мәсъәләсе аерым урын алып тора. Без теләсә нәрсә ашап йөрергә эт тә, мәче дә, башка хайван да түгел. Без кешеләр пакъ, чиста, хәләл ризык кына ашарга тиешбез. Гомумән, кешенең күңеле чистага омтыла, без хәтта алма алып ашаганда да аны юып ашарга тырышабыз. Без-беребез дә егылып, тапталып үлгән хайванны ашамыйбыз. Безнең күңелебез аны пычрак дип күрә, моннан чирканабыз, чөнки бу үләксә. Ә бит Аллаһ исемен искә алмыйча чалынган хайван да шундый ук үләксә, пычрак булып санала.

Безне Аллаһ бар итте, шуңа безнең тәнебез Аныкы. Безнең тәнебезнең һәр күзәнәге һәр әгъзасы Аңа буйсына. Без йөрәгебезгә, ашказаныбызга, бавыр-бөерләребезгә эшләгез дип әмер бирдекме? Юк, алар берседә дә безнең теләк белән түгел, ә Аллаһның теләге белән эшлиләр. Гомер барган саен тәнебез картая, без дә моңа киртә куя алмыйбыз, чөнки тәнебез безнеке түгел һәм безгә буйсынмый. Шуңа без үзебезнең тәнебезне, үзебез теләгәнчә үзгәртергә, бозарга, анда төрле рәсемнәр дә ясарга хакыбыз юк. Шулай ук без тәнебезнең хуҗасы Аллаһ теләмәгән нәрсәләрне дә эчебезгә кертергә, ул теләмәгән ризыкларны ашарга, эчәргә хакыбыз юк. Шуның өчен безгә нәрсә ярый һәм нәрсә ярамыйна аңлату өчен Аллаһ рәсүлләр җибәреп торды. Шуларның соңгысы Мөхәммәт(с. г. в.) булды. «... Ул [рәсүл] аларны яхшылыкка өнди һәм начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне [ризыкларны] аларга хәләл итә һәм кабахәт нәрсәләрне [ризыкларны] исә аларга харам кыла...» (әл-Әгъраф сүрәсе: 157)

Пәйгамбәребезнең сәхабасы Әбү Һурайра (р. г.) сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез әйтте: «Дөреслектә Аллаһ Ул Тайиб (күркәм, пакъ, кимчелексез) Зат, һәм шуңа күркәм гамәлне генә кабул итә. Аллаһ пәйгамбәрдәргә нәрсәне әмер иткән булса, шуны мөэминнәргә дә әмер итте. Аллаһ Тәгалә: „Әй рәсүлләр! Пакъ ризыкларны гына ашагыз һәм изгелекләр генә кылыгыз“, — дип әйтә. Шулай ук Аллаһ Тәгалә: „Әй иман китерүчеләр! Без сезгә биргән пакъ ризыкларны гына ашагыз“, — диде. Соңыннан ул сәфәре озакка сузылып, чәчләре тузып, тузанга батып беткән, алҗыган кешене мисал итеп китерде. Ул кулларын күккә сузып: „Йә Раббым, йә Раббым“, — дип (Аллаһка ялвара) башлый. Әмма аның ашаганы харам, кигәне харам, тәне дә харамнан җыелган, ничек аңа шуннан соң җавап бирелсен?» (Хадис Мөслимнән).

Хәдистә харам ризык, харам кием дигән сүз, бозык юл белән табылган мәсәлән, урлап, талап, алынган, яки урлап талап алынган акчага сатып алынган нәрсәләр керә. Шулай ук алдау, ришвәт, отыш уеннардан кергән байлык та харам була. Шулай ук итләре ашарга ярамаган хайваннарны ашап та, кеше эченә харамны кертә.

Әлбәттә мөселман кеше, урлау, отыш уеннардан ерак торыр. Әмма хәләл ит мәсьәләсе, хәләл итне табу аны борчый. Кайбер җирләрдә хәләл итне табу бөтенләй дә мөмкин түгел. Бер егерме ел элек, хәләл ит, хәләл колбаса мәсъәләсе бик авыр иде. Әмма хәзер хәләл ит җитештерү артты, «Челны бройлер» яки «Пестричинка» комбинатлары инде тулысынча хәләл ит җитештерүгә күчтеләр. Кибет киштәләрендә нинди генә колбасалар юк хәзер, хәләл ит кибетләре, хәләл кафелар күпләп ачылды. Болар барысы да халык тарафыннан хәләл иткә омтылуны күрсәтә. Шуңа өстәп Казанда шәригать кануннары буенча, Рәсәйнең Үзәк Банкы карамагы астында күп еллар инде Финансовый Дом «Амаль» уңышлы гына эшләп килә. Акчаларыңны эшләтеп хәләл табыш аласың килсә, яки әйтик машина аласың килеп акчаң җитеп бетмәсә, алар сиңа ярдәм итәрләр.

Ислам финанслары Россиядә әкренләп үз урынын яулап килә. Россиядә 2023 елның 1 сентябреннән ислам банкингы эшләтеп җибәрелде. Бу проект буларак дүрт өлкәдә инде сынау үтә: Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагестан. Кешеләр хәләл юл белән эпотека, лизинг, рассрочка белән үзләренә кирәк нәрсәне ала алачаклар, яки инвестицияләр кертеп хәләл табыш ала алачаклар. Боларны халыкка Сбербанк, Ак Барс банк, һәм башка финанс оешмалар тәкъдим итә башладылар. Бүгенге көнгә Татарстанда 100дән артык оешма хәләл стандартлары буенча продукция җитештерә. Болар барысы да мөселманнарның хәләлгә омтылу сәбәпле барлыкка килделәр, чөнки мөселман кешесе өчен хәләл бик мөһим нәрсә.

Хәләл-харам ул бары тик ризыкка гына кыгылмый, әмма без монда ризыкка кагылышлы булган мәсьәләне карыйбыз. Харам ашамлыклар-эчемлекләр ике төрлегә бүленә.

Беренчесе, үзеннән-үзе харам булган нәрсәләр. «Сезгә [чалмыйча үлгән] үләксә, [бугаз] каны, дуңгыз ите, Аллаһтан башкага атап чалган хайван һәм буылып, кыйналып, егылып төшеп, сөзелеп [үлгән] һәм ерткыч хайван ашап чалынырга өлгерелмичә [үлгән], тораташлар [һәм потлар өчен корбан китерелә торган урыннарда] бугазланган [хайваннар], һәм фал уклары белән багучылык итүегез сезгә харам кылынды. Болар барысы да бозыклыктыр...» (әл-Мәидә:3).

«И, иман китерүчеләр! Хәмер, отышлы уен, [табыну өчен] потлар һәм фал уклары — шайтан гамәлләреннән булган бозыклык. Болардан ерак торыгыз, бәлки, сез уңышка ирешерсез. (әл-Мәидә:90). 

Әлеге хайван итләрен ашарга харам кылынган кебек, бу итләрне сатарга да тыела, кереме дә харам булыр.

Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә ишәк һәм качыр итләре, ерткыч карга, карчыга, ябалак, тилгән кебек тырнаклы кошларның һәм ерткыч казык тешле бүре, аю, эт, мәче кебек хайваннарның итләрен ашау да тыела. Шулай ук тычкан, күсе һәм алар кебек кимерүчеләрнең ите, шулай ук елан, бака, кысла ите харам санала. Шулай ук барлык бөҗәкләрне, кортларны, коңгызларны, суалчаннарны ашау тыела. 

Икенчесе, харам кәсеп белән тапкан хәләл ризыкның харамга әйләнүе. Монысы тагын да киңрәк тема. Әйтик, икмәк хәләл ризык. Әмма син аны урладың икән, бу икмәк сиңа, синең гаиләңә инде харам була.

«И, иман китерүчеләр! Үзара килешенгән сәүдә юлы белән булмаса, бозык-лык белән арагызда [бер-берегезнеке булган] малларыгызны ашамагыз». (ән-Нисә сүрәсе: 29). Бозык-лык юлы белән ия булган байлыклар алда инде әйтелгәчә урлау, талау яки алдау белән ия булганнар. Шулай ук ришвәт алу, риба, отыш уеннар белән тапкан байлыклар. Шулай ук харам итләрне, хәмер, урланган нәрсәләрне сату кебек бозык сәүдә белән ия булган мөлкәт. Әлеге аятьтә болар барысы да бозык (батыйль) юл белән тапкан, харам байлыклар булып санала. Әмма Аллаһ безгә бу аятьтә, хәләл юл белән, бер-берең белән алдашмыйча сәүдә кылып, хезмәттәшлек итеп, төрле хезмәтләр күрсәтеп кәсеп итәргә куша. 

Ахырдан кайбер кәсеп-ләрнең өстенлекләре хакында искә аласым килә. 

Пәйгамбәребез әйт-те: «Тугъры, әманәтле сәүдәгәр (Кыямәт көнендә) пәйгамбәрләр, изге-тугърылар һәм шәһитләр белән бергә булыр». (Тирмизи риваяте).

Икенче хәдистә: «Әгәр берәр мөселман җимеш агачын утыртса яки иген чәчсә һәм аның үстергәненнән берәр хайван, кош яки кеше ашаса, болар барысы да аңа сәдака булып язылыр». (Хадис Мөслимнән). Ни өчен, чөнки бу игенче халыкның тамагын туйдыра, ул аларны ачлыктан коткара дигән сүз. Монда хәләл ит җитештерүчеләр дә керә, чөнки ачлык бик зур бәладер. Монда башка продукция җитештерүчеләрне дә кертергә була, алар да халыкка зур хезмәт күрсәтәләр. 

Әгәр дә Аллаһ безгә ризыкка ия булу юлларын ачып байлык белән нигъмәтләгән икән, без моның өчен Аллаһка шөкерле булып мохтаҗларга сәдака биреп, зәкәтен дә түләргә тиешбез. Биргәнебез кире үзебезгә хәер-бәрәкәтләр белән әйләнеп кайтыр ин шә Аллаһ.

Марат Сәйфетдинов

 Балтач Үзәк мәчете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев