Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнине югалтудан да авыр кайгы юк икән

5 июнь көнне яраткан әниебез, әбиебез һәм дәү әниебез Зөлхәбирә Хисмәтулла кызы Вахитованың йөрәге тибүдән туктады.

Менә тагын әнисез бер көн үтте, җидесен укытыр көннәр якынлаша... Әниләр алтыда да, алтмышта да бик кирәк икән. Аның әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен искә төшереп моңсуланабыз. Шундый авыр һәм кайгылы көннәрдә безнең гаиләгә ярдәм иткән, кайгыны уртаклашкан барлык кешеләргә, туганнарга, җеназа йолаларын оештыруда башлап йөргән Марат хәзрәткә һәм Гөлфирә абыстайга, Шода авылы халкына, искиткеч ярдәмчел күршеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Барысы да йомшак мөгамәләләрен, ярдәмнәрен кызганмадылар. Инде киләчәктә үз яхшылыклары меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, һәрберсенә рәхмәт әйтеп, изге теләкләр юллыйбыз. Мәрхүмәнең балалары,оныклары исеменнән кызы Рузилә Габдуллина Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе