Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнисе - кибеткә, ә бала аның артыннан киткән...

Кичәге иртә Уфаның Инорс бистәсендә кечкенә малайның урамда үзе генә йөрүе турындагы хәбәрдән башланган иде.

Көн тудымы, әле тегендә, әле монда кемнең дә булса югалуы турында игъланнарга тап буласың. Кичәге иртә дә шулай башланды.

Дөресрәге, Уфаның Инорс бистәсендә кечкенә малайның урамда үзе генә йөрүе турындагы хәбәрдән. Социаль челтәрләргә баланың фотосы эленде, әти-әнисен эзләүләре турында язма таралды. Малай әнисенең исеме Эльвира булуын һәм өй тәрәзәләреннән күл күренеп торуын әйткән...

Бик күпләр, белер-белмәс килеш, малайның якыннары табылганчы, аларны эчкечелектә, тәртипсез тормыш рәвеше алып баруда, сабыйны урам чатында калдырып китүдә гаепләргә өлгерде. Чынлыкта исә хәл болай була: әни кеше, улына тыныч кына уенчыклары белән уйнап торырга кушып, тиз генә кибеткә чыгып кермәкче була. Ә бала, әнисе чыгып китү белән үзаллы киенеп, аның артыннан юл ала...

Кибеттән кайтып килгәндә хатынның өйдә калган улын бер төркем халык һәм полиция хезмәткәрләре арасында күреп, ниләр кичерүен аңлау кыен түгел. Бәхеткә, бала өй яныннан ерак китеп өлгермәгән, дип яза Кызыл Таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш