Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нишләп шундый мөнәсәбәт?!” Рөстәм Нәбиев кибеткә керә алмый (видео)

28 гыйнварда Рөстәм Нәбиев Акбирзе авылындагы (Башкортстан республикасы, Иглин районында урнашкан) бер кибеткә туктый, ләкин керә алмый.

Инвалидлар өчен машина куя торган урыннарга, пандусларга кар өелгән. Шуны видеога төшереп, Рөстәм канәгьсезлеген белдерә, Instagram битенә сториска кертә.

“Акбирзе авылы. Кибеткә керергә теләгән идем, ләкин сез карагыз монда нинди хәл. Пандуслар күренми, инвалидлар коляскасында монда ничек үтәргә? Ничек монда машина куярга? Нишләп шундый мөнәсәбәт?”, ди ул видеода.

Әлеге видеодан соң 29 гыйнварда Рөстәм җавап видео керткән. “Бүген. Бу проблеманы тиз арада хәл итүегез өчен рәхмәт. Ничәнче тапкыр инанам, инстаграм могҗиза ясый. Кичә бик “акыллылар” мине хатын-кыз кебек мыгырдана, зарлана дигәннәр иде. Сездән аермалы буларак, мин проблемаларга күз йоммыйм, ә аларны хәл итәм”, дип язган Рөстәм Нәбиев.

Тулырак: Tatar Today

Фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш