Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

​Нөнәгәр авылында 1,5 миллион сумга юллар төзекләндерелгән (+фото)

Нөнәгәр авылында Пионер һәм Юрий Гагарин урамнары төзекләндерелде. Барлыгы 1 чакрым озынлыкта юлга вак таш түшәлеп, 1 миллион 100 мең сумлык эш башкарылды.

 – Агымдагы елда халыктан җыелган үзара салым акчасына Нөнәгәр авыл җирлегенә  керүче Нөнәгәр һәм Чутай авылларының юлларына 1 миллион 500 сумлык вак таш түшәлде. Нөнәгәр авылында Пионер һәм  Юрий Гагарин урамнары  төзекләндерелде. Барлыгы 1 чакрым озынлыкта юлга вак таш түшәлеп, 1 миллион 100 мең сумлык эш башкарылды. Ә күрше Чутай авылындагы 410 метрлы озынлыктагы Пионер урамын төзекләндерүгә 430 мең сум акча тотылды. Әлеге эшләрне Балтачның "Сельхозхимия" оешмасы башкарып чыкты.

Быел безнең авыл җирлегендә халыктан бер кеше башыннан 500 сумнан үзара салым акчасы җыелган иде. Республика казнасыннан кайтканы белән бергә 2 миллион 200 мең сумнан артык акча тупланды. Калган суммага 9  янгын гидранты куелачак, –  дип белдерде Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов.​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар