Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Нолевой» сыйныфта укыганда йоклаган караватларга кадәр искә төшердек!» (+фото)

Чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашулары дәвам итә.

Без дә үзебез укыган мәктәпкә – хәзергесе вакытта Салавыч күппрофильле лицеенда очрашуда булдык. Ишектән килеп керүгә безне якты йөз белән каршы алдылар. Лицей буенча экскурсия ясадык. Үзебез укыган сыйныфларны карадык, музей белән таныштык, хәтта "нолевой" сыйныфта укыганда йоклаган караватларны да искә төшереп карап чыктык. Очрашу укытучыларның һәм укучыларның хатирәләрен барлау белән бер рәттән матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Лицей коллективы очрашуны оештыру өчен бик зур хезмәт куйган. Мондый очрашулар дәвамлы булыр, чакырсагыз без тагын киләчәкбез дип таралыштык.


1998 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән

Тәнзилә Габдрахманова (Нәгыймова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе