Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нөнәгәрдә язгы спартакиада узды (бик күп фото)

Авыл халкы, балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

3нче март көнне, Нөнәгәр авылында, гаилә елын ачу уңаеннан, «Бер, ике, өч, безнең кулда — көч» дип исемләнгән язгы спартакиада оештырылды.

Чараны авыл җирлеге башлыгы Закиров Илһам Наил улы ачып җибәрде, үзенең котлау сүзләрен яңгыратты. Бәйрәм башланыр алдыннан кечкенә генә ярминкәдә оештырылган иде.

Спартакиадада гаиләләр, балалар ярышлары, төрле спорт уеннары үткәрелде. Авыл халкы бик актив, уеннарда катнаштылар, сынатмадылар. Чара җыр-бию белән үрелеп барылды. Уеннар арасында кызларыбыз авыл халкын пешкән тәм-томнар, кайнар чәй белән сыйладылар. Авыл халкы, балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев